Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ростехнадзор “Аммоний” төзелешен контрольдә тота

    Яңа химия производствосы объекты төзелешен тикшереп тору дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында алып барыла. ("Татар-информ"). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзелешен ("Аммоний" ААҖ) чираттагы тикшерүгә кереште. Яңа химик җитештерү объектын контрольдә тоту дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында үткәрелә. Тикшерүнең бурычы - аеруча куркыныч объект төзелешендә башкарылучы...

    Яңа химия производствосы объекты төзелешен тикшереп тору дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында алып барыла.
    ("Татар-информ"). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзелешен ("Аммоний" ААҖ) чираттагы тикшерүгә кереште. Яңа химик җитештерү объектын контрольдә тоту дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында үткәрелә.
    Тикшерүнең бурычы - аеруча куркыныч объект төзелешендә башкарылучы эшләрнең техник регламент, проект документлары һәм башка норматив-хокукый актлар таләпләренә туры килүен ачыклау. Инспекторлар шулай ук төзелеш-монтажлау эшләре барышында экологик нормалар һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне тикшерәләр.
    йөк күтәрү корылмалары, энергетик җайланмалардан файдалануны тикшерүдә күзәтчелек буенча инспекторлар катнаша һәм махсус җәлеп ителгән лаборатория белгечләре инструменталь анализ ярдәмендә төзелеш конструкцияләренең үлчәмнәрен алалар.
    Төзелеш тәмамланганнан соң Ростехнадзорның Идел буе идарәсе аммиак җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән җитештерүне куллануга кабул итәчәк һәм аның барлык тиешле таләпләргә тәңгәл килүе турында нәтиҗә бирәчәк. Заводның киләчәктә файдалынышы шулай ук күзәтчелек органы тарафыннан контрольдә тотылачак, дип хәбәр итә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе мәгълүмат үзәге.
    Заводка күптонналы җиһазлар килә.
    Рәис Сәхапов фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: