Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсемнәрдә – балалар дөньясы

"Нептун" бассейны районында яшәгән балалар җәй дәвамында ишегалды лагерына йөрделәр. Учреждение хезмәткәрләре кичке биштән 19 сәгатькә кадәр аларның ялын оештырдылар. Чаралар күбесенчә спорт юнәлешендә уздырыла: ярышлар, хәрәкәтчән уеннар, конкурслар. Күптән түгел яшь рәссамнар асфальтта рәсем төшерделәр. Теманың ирекле булуына сөенгән ял итүчеләр эшләрендә яраткан уенчыкларын, мультфильм геройларын, табигать күренешләрен сурәтләгәннәр....

"Нептун" бассейны районында яшәгән балалар җәй дәвамында ишегалды лагерына йөрделәр. Учреждение хезмәткәрләре кичке биштән 19 сәгатькә кадәр аларның ялын оештырдылар.
Чаралар күбесенчә спорт юнәлешендә уздырыла: ярышлар, хәрәкәтчән уеннар, конкурслар. Күптән түгел яшь рәссамнар асфальтта рәсем төшерделәр.
Теманың ирекле булуына сөенгән ял итүчеләр эшләрендә яраткан уенчыкларын, мультфильм геройларын, табигать күренешләрен сурәтләгәннәр. Бәйгенең җиңүчесе дип Диана Гурьянова игълан ителде. Икенчелекне Диләрә Җиһаншина һәм Диана Кәрамова бүлештеләр. Фома Никитин һәм Дамир Харисов - өченче урында. Призёрлар Мактау грамоталарына, татлы призларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X