Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: “Менделеевск районы – позитивта“

    ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика инвестиция программаларының гамәлгә ашырылуы барышы белән танышу максатында эш визиты белән Менделеевскида булып китте. Татарстан лидеры ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән берлектә республиканың сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында капиталь ремонт булган Менделеевск районы үзәк больницасында...

    ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика инвестиция программаларының гамәлгә ашырылуы барышы белән танышу максатында эш визиты белән Менделеевскида булып китте.
    Татарстан лидеры ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән берлектә республиканың сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында капиталь ремонт булган Менделеевск районы үзәк больницасында булды. Үзләштерелгән бюджет средстволары күләме 74 миллион сумга җитте.
    2015 елның беренче яртысында гына республика программасы буенча Татарстанда 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелде һәм ремонтланды, шул исәптә безнең больницадан тыш, Апас, Мөслим районнарында үзәк больница, Кама медицина үзәге, регионара клиник-диагностика үзәге, перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр больницасы һ.б.лар.
    Рөстәм Миңнеханов больница бүлекләрендә булып, медперсонал һәм заманча уңайлыклы шартларда сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлекләре булган менделеевлылар белән аралашты. Уен бүлмәсе җиһазланган балалар бүлеге пациентлары һәм әти-әниләр бу үзгәрешләргә бигрәк тә куана.
    Аннан республика лидеры "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын ачты. Үзгәртеп корудан соң бина танымаслык булып үзгәрде. Тирә ягы төзекләндерелде, спорт мәйданчыгы җиһазланды. Ремонт эшләре бюджет хисабына алып барылды. Тиешле дәүләт контракты 49 миллион сумнан артык китте, шул исәптән ремонт эшләре - 38,4 млн.сумнан артык һәм спорт җиһазлары сатып алу - 11,3 млн.сум.
    "Химик" спорт комплексы көнгә 325 кеше килүгә исәпләнгән. Озакламый ГТО комплексын тестлаштыру үзәге, уен, бокс, тренажер заллары, көнчыгыш бергә-бер көрәш, милли көрәш заллары эшләячәк. Шулай ук волейбол, баскетбол, футбол, бокс, ирекле көрәш, каратэ, аэробика, авыр атлетика, көрәш һ.б. секцияләр ачу планлаштырыла.
    Рөстәм Нургалиевич спорт заллары һәм мәйданчыкларының функциональлеген һәм матурлыгынбилгеләп үтте, спортчылар күнекмәләрен күзәтте, мини-футбол буенча турнирны ачып, беренче тупны типте.
    - Кыска вакыт эчендә больница һәм спорт комплексын тәртипкә китерү куанычлы хәл. Гомүмән алганда, шәһәр матурлана, парк һәм скверлар төзекләндерелә. Район позитивта, уңай динамика сизелә, уңышка нигез бар. Иң мөһиме - яшьләр, балаларга барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә урын бар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич һәм яшь спортчыларның бөек казанышларга ирешүен теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: