Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Менделеевск үсешнең яңа импульсына мохтаҗ һәм биредә без янәшә”

17 февраль район тарихына сәяси мөһим вакыйга булып кереп калыр. Бу көнне эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, ул Менделеевск муниципаль район Советының 19 нчы сессиясендә катнашты. Сессиядә түбәндәге көн тәртибе каралды: 2011 елга районның социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елга бурычлар турында. Депутатлар һәм район активы җыелган С.Гассар...

17 февраль район тарихына сәяси мөһим вакыйга булып кереп калыр. Бу көнне эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, ул Менделеевск муниципаль район Советының 19 нчы сессиясендә катнашты.




Сессиядә түбәндәге көн тәртибе каралды: 2011 елга районның социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елга бурычлар турында.
Депутатлар һәм район активы җыелган С.Гассар исемендәге мәдәният сараена килгәнче, Рөстәм Нургалиевич 1 февральдә тантаналы ачылган Татарстан Республикасы буенча Россия ФССП Идарәсе суд приставлары службасының Менделеевск районара бүлеген карады.
- 1420 кв. метрлы махсуслаштырылган ике катлы бина - әлегә республикада бердәнбер, мондый корылмалар Россиядә барлыгы бишәү. Ул барлык заманча техник һәм санитар таләпләргә җавап бирә, - дип югары кунакка мәгълүмат бирде искиткеч апартаментлар буйлап экскурс барышында ТР суд приставы Хәмит Шәрипов.
Утырышлар залында Президент яңа бинага күчүчеләрне котлады, картина тапшырды һәм Вячеслав Коровин җитәкләгән коллективның истәлеккә фотога төшү тәкъдимен кабул итте.
14 сәгатьтә вәкаләтле форумны Татарстан һәм район гимннары ачты.
Рәислек итүче - район Советы рәисе урынбасары Светлана Безбородова тәкъдиме буенча халык сайланучылары бертавыштан процедураларны расладылар һәм көн тәртибен тикшерүгә керештеләр.
Менделеевск районының 2011 елга социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елга бурычлар турында төп доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов чыгыш ясады (доклад 3-6 нчы битләрдә бастырыла).
"Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры, 7 нче Менделеевск сайлау округы депутаты, икътисад, сәнәгать, ТКХ, төзелеш һәм элемтә мәсьәләләре буенча комитет рәисе Дамир Шәмсин, "Кама" колхозы" ҖЧҖ директоры, Бәзәкә авылы 4 нче сайлау округы депутаты Ибраһим Галимов өстәмә доклад белән чыгыш ясадылар.
Дамир Рәфисович предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләренә игътибарны юнәлдерде һәм, Рөстәм Нургалиевич булудан файдаланып, Менделеевск шәһәренең һәм иске химия заводының Россия һәм Татарстан инвестиция проектларына кертеләчәгенә өметен белдерде. Чыгышын йомгаклап, ул заводның шәһәр объектлары төзелешендә һәм үзгәртеп коруда, торакка капиталь ремонт программасында катнашу мөмкинлеге биргәне һәм барлык башлангычларны хуплаганы өчен Игорь Приваловка, уртак хезмәттәшлек өчен предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм район муниципалитеты органнары эшчәнлеген уңай бәяләү тәкъдимен кертте.
Аграр мәсьәләләр буенча даими комитет әгъзасы Ибраһим Галимов урта авыл хуҗалыгы берләшмәләрен үстерү мәсьәләсен күтәрде.
- Беренче чиратта - тиз түләнә торган кредитлар буенча залог йөкләмәләренә бәяләрне һәм өстәмә процент күләмен киметергә кирәк, бу авыл хуҗалыгы җитештерүе тармакларының нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыру мөмкинлеге бирәчәк, - диде ул һәм авыл халкы исеменнән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына булышлык иткән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә чыгымнарга субсидияләр буенча программаларны гамәлгә ашыруда йогынты күрсәткән Россия Хөкүмәтенә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнехановның трибунага күтәрелүен зал алкышлар белән каршылады. Чыгышын башлаганда Рөстәм Нургалиевич 2012 елда С.Гассар исемендәге мәдәният сараен ремонтларга вәгъдә бирде.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, район предприятиеләрендә хезмәт хакы түбән, социаль инфраструктура үсеш алмаган. Эш урыннарына кытлык булганлыктан, халык Менделеевскидан китә. Республика башлыгы район җитәкчелегенә Менделеевск шәһәренең зур сәнәгать үзәге булган Чаллы һәм Алабуга махсус икътисадый зонасы белән якын урнашуыннан файдалану кирәклеген әйтте.
- "Алабуга" зонасы сездән берничә километрда гына урнашкан, әгәр туры юл салынса, предприятие хезмәткәрләренең күбесе Менделеевскида яши алыр иде.
Шуның өстенә, Менделеевск районында махсус икътисадый зонага "КамАЗ" өчен детальләр куючылар, "Форд-Солерс" УП заводлары өчен кирәкле производство урнаштыру мөмкин булыр, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Агропром темасына кагылып, Президент болай диде:
- Авыл үсеше, яңа эш урыннары булдыру максатында республика гаилә фермалары оештыруны хуплый. Менделеевск районы өчен бу бигрәк тә актуаль, чөнки монда эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре аз.
Шәһәр һәм районыгызның потенциалын тулы күләмдә файдалану кирәк. Әгәр без яшәеш шартларын тиешле дәрәҗәдә формалаштырсак, эшләргә мөмкинлек һәм лаеклы хезмәт хакы булса, кешеләр Менделеевскидан китмәс иде, - дигән ышаныч белдерде Рөстәм Нургалиевич.
ТР Президенты сүзләренчә, районның яңа җитәкчесе Игорь Приваловның катлаулы шартларда эш тәҗрибәсе бар, Татарстан җитәкчелеге ул районда хәлне уңай якка үзгәртер дип исәпләвен белдерде. "Үзе генә башкарып чыга алмас, ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Районда ныклы икътисад урнаштырмый торып, кешеләрне калдыру мөмкинлеге булмаячак".
- Менделеевск шәһәре үсешнең яңа импульсына мохтаҗ һәм без сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Татарстан башлыгы, халыкка мөрәҗәгать итеп. Ул район активына, депутатларга эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Песәй авылы җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәйсә Нәҗипова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен" медале белән бүләкләнде. "Юность" РМЙ клуб эшчәнлеге буенча методисты Виктор Никифоров "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре", БИҮ директоры Әлфия Талыйпова "ТРның атказанган укытучысы" мактаулы исемнәренә лаек булдылар. "Менделеевсказот" ҖЧҖ аммиак селитрасы җитештерү буенча слесарь-ремонтчысы Евгений Гридинга ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сессиядә ТР Дәүләт Советы депутатлары Р.Ногуманов, Р.ханбиков, ТР муниципаль берөмлекләр Советы рөәисе, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаштылар.
Р.Сәхабетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Рљстђм Мићнеханов район сессиясында