Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов:“Аммоний” төзелеше графикны төгәл үти”

16 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән районда булып китте. Татарстан башлыгының Менделеевскига килүенең максаты аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" заводы төзелеше барышы белән танышу булды. Президентны район җитәкчесе Игорь Привалов, предприятиенең төп инвесторы "Татгазинвест" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, аның киңәшчесе Рөстәм Гафаров, "Татнефть" ААҖ...

16 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән районда булып китте.

Татарстан башлыгының Менделеевскига килүенең максаты аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" заводы төзелеше барышы белән танышу булды.
Президентны район җитәкчесе Игорь Привалов, предприятиенең төп инвесторы "Татгазинвест" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, аның киңәшчесе Рөстәм Гафаров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаветдинов, "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, "Менделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директорлары Фирдис Абдрахманов һәм Дамир Шәмсин озатып йөрделәр.
Әле күптән түгел генә күләмле инвестицион проектны гамәлгә ашыруга старт биреп, Рөстәм Нургалиевич химия комплексына нигез ташы салуда катнашкан иде. Бер ел вакыт үтмәде, төзелеш мәйданында җитди үзгәрешләр күренә башлады.
Төзелешнең масштабларын гади күз белән бәяләп тә булмый. 40 гектар мәйданда техника һәм кешеләр эшли, җир казу эшләре кызу темплар белән бара, субайлар салына.
"Аммоний" ААҖ төзелеше буенча генераль директор урынбасары Хәйдәр Халиков югары кунакка төзелештә 460 кеше - нигездә Кытай һәм Япониядән чит ил белгечләре эшләве турында игълан итте. Турыдан-туры төзелеш мәйданында 380 кеше, тагын 80е - инженер-техник персонал һәм тәрҗемәчеләр. Алар ял һәм көнкүреш өчен шартлар тудырылган янәшә урнашкан социаль шәһәрчектә яшиләр.
Өч ай актив эшчәнлек алып барып, подрядчылар 680 миллион сум үзләштерделәр. Бүгенге көнгә җир казу эшләре төгәлләнгән дияргә була, бинаның нигезен бетонлау һәм торбаларны монтажлау башланган. Эшчеләр төзелештә бер караңгыдан икенчесенә - иртәнге сигезенче яртыдан кичке тугызга кадәр.
Президент объекттагы югары дисциплинаны һәм эшләрнең оешкан булуын билгеләп үтте.
- Планлаштырылганның барысы да график буенча алып барыла, - дип ассызыклады ул, аны сәяхәтендә озатып йөрүче Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләренә Кытай һәм Япония компанияләренең уңай тәҗрибәсен өйрәнүне тәкъдим итеп.
Аннан республика башлыгы беркетмә кысаларыннан тыш Sojitz һәм CNCEN компанияләренең торак шәһәрчеген карады, хезмәткәрләрнең яшәү шартларын уңай бәяләде.
Эш визиты "Аммоний" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә белән тәмамланды. "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков мәгълүмат биргәнчә, подрядчы -Mitsubishi Heavy Industries (MHI), Sojitz Corporation Япония компанияләре консорциумы һәм CNCEC кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе белән контракт тулы көченә керде.
Контрактның бәясе өстәмә түләүсез 1,6 миллиард доллар тәшкил итә. Финанслау проектлары буенча барлык кредит килешүләренә Тышкы икътисадый банк белән 1,65 млрд. долларга өч кредит килешүенә һәм 7,5 млрд. сумга "Ак Барс банк" белән бер килешүгә кул куелды. Кертелә торган чит ил җиһазларына өстәмә түләүгә салымнан азат итү буенча РФ Хөкүмәте карарына кул куелды. "Аммоний" ААҖ кредитка процент күләме кадәр субсидия буларак федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме алу өчен документлар әзерләде. Шулай ук милеккә салымга ташлама алу өчен документлар пакеты әзерләнде.
Менделеевлылар "Аммоний" төзелеше белән шәһәр үсеше перспективаларын бәйлиләр. Комплекс 2015 елда файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Аммоний" Менделеевск яналыклары Рљстђм Мићнеханов: