Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы 

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. КФҮ Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген – яңа үзәкнең беренче эш көне.

КФҮтә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы.
«Безнең ил – бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да – хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X