Руль артында исерек – бәла чыгарыр кебек
27 яшьлек менделеевлының үлемендә гаеплегә хөкем карары чыгарылды. Узган елның 29 июлендә көндезге 11 сәгатьләр тирәсендә Чаллы-Әгерҗе автоюлының 18 нче километрында 48 яшьлек авыл кешесе катнашында һәлакәт булды. Аның шаһитлары сөйләвенчә, ВАЗ-21093 маркалы автомобиль юлның әле бер, әле икенче ягына таба хәрәкәтләнеп, берничә тапкыр каршы полосага чыга. Каршыга килүче машиналар...
27 яшьлек менделеевлының үлемендә гаеплегә хөкем карары чыгарылды.
Узган елның 29 июлендә көндезге 11 сәгатьләр тирәсендә Чаллы-Әгерҗе автоюлының 18 нче километрында 48 яшьлек авыл кешесе катнашында һәлакәт булды. Аның шаһитлары сөйләвенчә, ВАЗ-21093 маркалы автомобиль юлның әле бер, әле икенче ягына таба хәрәкәтләнеп, берничә тапкыр каршы полосага чыга. Каршыга килүче машиналар могҗиза белән генә бәрелми калалар. Соңрак ачыкланганча, юл-транспорт һәлакәте вакытында руль артындагы кеше нык исерек хәлдә була. Ә исереккә "диңгез тубыктан". Аның өчен трасса бик тар булып тоела. Җиңел машина чираттагы тапкыр каршы полосага чыкканнан соң, заданиедән кайтучы газ службасы хезмәткәрләре утырган "Москвич"ка бәрелә. Яшь газ белгече шул урында һәлак була, 51 яшьлек Ш. Һәм 50 яшьлек О.ның сәламәтлегенә зыян килә.
Г. РФ Җинаятьләр кодексының 264 нче маддәсе 2 нче өлешендә каралган җинаять - исерек килеш машина белән идарә итеп юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык нәтиҗәсендә сәламәтлеккә ныклы зыян салу һәм кеше үлеменә китерү кебек җинаять эшләүдә гаепле дип игълан ителә. Район суды авыл кешесен гаепле дип танып, аны өч ел ярымга колония-поселениегә озату турында карар чыгара. Хөкем ителүченең өч елга машина йөртү хокукы алынды. Суд карары законлы көченә керде.
10 нчы колония поселениесе территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозгып һәлакәт чыгаруда гаепләнүче аның гаебе белән яшь кешенең гомере өзелгән трассаны хәзер һәр көнне күзәтә ала. Әлеге вакыйга руль артында алкоголь куллануның куркыныч икәнлеген кисәтер дип ышанабыз.
Гүзәл Хәбибуллина, прокурор ярдәмчесе
Роза Шәрәфиева, үз хәбәрчебез
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.5100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.4600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.4300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.5900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.5700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.6200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.7500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.6200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10600
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10600
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.9400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика