Һәрвакыт иҗади эзләнүдә
Борынгы предприятие - Л.Я.Карпов исемендәге завод тарихын кемнәр тудыра? Үзегезгә кайчан да булса шундый сорау биргәнегез бармы? Җавап гади: һөнәрләренә тугры һәм хезмәт сөючән менделеевлылар, гипосульфит тозлары җитештерү цехы аппаратчысы Зоя Будрина кебек гади кешеләр. 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ул һөнәре буенча иң яхшылар исәбенә керде. Зоя Георгиевнага карап,...
Борынгы предприятие - Л.Я.Карпов исемендәге завод тарихын кемнәр тудыра? Үзегезгә кайчан да булса шундый сорау биргәнегез бармы? Җавап гади: һөнәрләренә тугры һәм хезмәт сөючән менделеевлылар, гипосульфит тозлары җитештерү цехы аппаратчысы Зоя Будрина кебек гади кешеләр. 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ул һөнәре буенча иң яхшылар исәбенә керде.
Зоя Георгиевнага карап, бу нәфис ханымның химия заводының иң авыр цехларының берсендә аппаратчы булып хезмәт куюына ышану кыен. Язмабыз герое күпбалалы гаиләдә эштә чыныгып үсә. Зоя Георгиевна искә алганча, әнисе иртә вафат була, тормыш авырлыгы, балалар турында кайгырту әтисе җилкәсенә төшә. Педагогик училище тәмамлаганнан соң, Зоя мөдир Людмила Сергеевна Тунгускова җитәкчелегендә ун елдан артык 3 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Соңрак химия заводына күчә.
- Аппаратчы Валентина Коновалова минем остазым булды, хәзер ул лаеклы ялда, - дип искә ала Зоя Георгиевна. - Сменабыз бик тату, шунлыктан теләсә нинди эшне булдырабыз.
- Цехта 13 ел эшләү дәверендә үзен уңай яктан күрсәтте: хезмәт сөючән, җаваплы, вазифаларын белә, - ди унынчы цех начальнигы Рудольф Гришин.
Улы Юрий ГОБ КДИ цехында киптерү аппаратчысы булып эшли. Кечесе Иван - Чаллы предприятиесендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы.
Талантлы кеше бар яктан да сәләтле була. Бу гыйбарә язмабыз героена да туры килә. Кайвакыт, илһам килгәндә, Зоя ханым саламнан композицияләр ясый. Аның эшләре завод һәм шәһәрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләрендә урын ала. Иҗатка мәхәббәт оста куллы әтисе Георгий Ибәтовтан бирелгән. Ул кәрҗиннәр үргән, өстәл, урындык, чана, чаңгы һ.б. шундый әйберләр ясаган.
- Тыңлаусыз саламнан ничек әйбер ясап була, сере нәрсәдә? - дип сораштырам.
- Бернинди сере юк. Теләсә нинди җитештерү процессындагы кебек, аерым технологияне үтәү кирәк. Басудан җыелган салам төнгә аш содасы салынган суда калдырыла. Аннан аны парларга, үтүкләргә кирәк, шул вакытта салам куллану өчен әзер. Хәзер инде фантазиягезне эшкә җигәргә генә кала.
Зоя Георгиевна үзе, гаиләсе, бигрәк тә сөекле оныклары өчен бәйләргә ярата.
Вәсилә Мортазина
Фото гаилә архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11900
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11300
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10600
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика