Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рындиннар Германиядән кайтты

Газета укучыларыбыз "Веста синдромы" диагнозлы дүрт яшьлек Артём Рындинның дәвалануы ничек узу белән кызыксына. Инде язганыбызча, малайны чит ил клиникасына җибәрү өчен акча җыюда йөзләгән менделеевлы һәм бөтен Россия халкы катнашты. 2 апрельдә Рындиннар Германиядән кайтты. Людмила Рындина корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага тәэсирләре турында сөйләде. - Людмила, клиникага ничек барып җиттегез?...

Газета укучыларыбыз "Веста синдромы" диагнозлы дүрт яшьлек Артём Рындинның дәвалануы ничек узу белән кызыксына. Инде язганыбызча, малайны чит ил клиникасына җибәрү өчен акча җыюда йөзләгән менделеевлы һәм бөтен Россия халкы катнашты.
2 апрельдә Рындиннар Германиядән кайтты. Людмила Рындина корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага тәэсирләре турында сөйләде.

- Людмила, клиникага ничек барып җиттегез? Артём юлда үзен ничек хис итте?
- 25 мартта иртән без Артём һәм әнием белән Бигәш аэропортыннан Мәскәүгә очтык. Аннан Мәскәү-Дюссельдорф авиарейсы белән аэропортка төштек. Очу вакытында Артём йокламады. Анда "Рындиннар" табличкасы белән безне тәрҗемәче каршы алды, Эссен шәһәрендәге Элизабет-Кранкехаус клиникасына кадәр озатты.
- Тикшерү нәтиҗәләре нинди?
- Ул күрсәткәнчә, йоклаганда Артёмның баш мие ял итми диярлек. Шунлыктан ул арган кыяфәттә уяна, баш мие даими эшләгәнлектән, ул тулы көчкә үсеш ала алмый. Табиблар өянәкләрне туктаттылар, алар әлегә күзәтелми. Без ике ел эчкән препаратны алыштырырга тәкъдим иттеләр.
МРТ күрсәткәнчә, улымның баш мие сәламәт кешенеке кебек. Артёмның эпилепсиясе генетик булуы ачыкланды, эмбрион хәлендә үк тайпылыш булган, аны УЗИ да, анализлар да күрсәтми. Мондый хәл теләсә кайсы гаиләдә булырга мөмкин. Гадәттә, андый патология сабыйның беренче айларында күренә, әмма безнеке соңрак башланды. Улымның мөстәкыйль утыру, ашау, йөрү мөмкинлеге булды. Без хәзер Артёмның үсеше җайга салыныр дип өметләнәбез, дөрес, яшьтәшләре кебек тиз түгел. Табиб безгә шундый балалар өчен үзәкләрдә шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. Бу - тулы тормыш белән яшәүгә озын юл.
- Людмила, клиника һәм шәһәр турында нинди тәэсирләр калды?
- Эссен шәһәре бик матур, яшеллеккә күмелгән. Без бик күп йөрдек. Клиникага балаларның күңелен күтәрергә клоуннар еш килә. Артём башта алардан курыкты, аннан чит ил дусларына ияләште. Без искиткеч Усаниннар гаиләсе белән таныштык. Алар уллары Рома белән клиникада реабилитация үтәләр һәм фатирда яшиләр. Алар безгә гадәти аш алып килделәр. Немец кухнясы нигездә икенче ризыклардан тора, Артём ашка бик шатланды.
Клиниканың медицина персоналы ошады. Телне белмәсәк тә, без аралашу җаен таптык. Хезмәткәрләр безнең арттан русча сүзләрне кабатлыйлар, күңелле булды. Немецлар ачык күңелле, дустанә мөнәсәбәттә. Россиягә очып төшкәч, аэропортта безне кирәкле урынга озатуларын үтендем, ләкин, тупас җавап ишеткәч, өйгә кайтканны аңладым. Могҗизаларыбыз менә шундый.
Хөрмәтле менделеевлылар, шундый мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт сезгә! Безнең гаилә өчен эшләгән яхшылыкларыгызга зур рәхмәт! Сезне яратабыз, кочаклыйбыз, Артёмнан барыгызга да сәлам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Веста синдромы