Сабыр холыклы, игелекле шәфкать иясе
555
0
0
Мин яшәгән йорт подъездына таба еш кына мөселман хатыннарына хас булганча озын җиңле һәм итәкле күлмәктән, өстеннән камзул кигән, башына матур итеп кашемир яулыгын бәйләгән бер ханым атлый. Фатирым тәрәзәсеннән аны күзәткәндә мин сокланып, кайвакыт "ак" көнләшү белән озатып калам. Һәрвакыт чиста, пөхтә, килешле итеп киенгән, кулындагы төргәгендә күчтәнәче булган...
Мин яшәгән йорт подъездына таба еш кына мөселман хатыннарына хас булганча озын җиңле һәм итәкле күлмәктән, өстеннән камзул кигән, башына матур итеп кашемир яулыгын бәйләгән бер ханым атлый. Фатирым тәрәзәсеннән аны күзәткәндә мин сокланып, кайвакыт "ак" көнләшү белән озатып калам.
Һәрвакыт чиста, пөхтә, килешле итеп киенгән, кулындагы төргәгендә күчтәнәче булган бу кеше Энҗе апа Әхмәтова. Ул ахирәте - күршем Зөлфия апаның хәлен белергә килә. Олыгайган көндә ислам кануннары буенча яшәүне үз иткән, узган гомеренә үкенмичә, һәр туган көнгә сөенеп, булганына шөкерана кылып яшәүче ханымның тормыш юлы да күпләр өчен үрнәк булырлык.
Тумышы белән Әгерҗе якларыннан булган кыз, һөнәр сайлап, таныклык алган яшь белгеч булып Бондюг якларына эшкә юллана. Әнисе үрнәгендә сабыр холыклы, түземле, итагәтьле булып үскәнгә игелекле һөнәрне - шәфкать туташы булуны сайлый.
Иң элек Сәйтәк авылының фельдшер-акушерлык пунктында, аннан - Тойгуҗа, соңрак Иске Гришкин авылында фельдшер булып эшли. Кайда гына булса да, эшне өйдән-өйгә йөреп кешеләр белән танышудан башлый. Еш кына тәвәккәллеген күрсәтергә , тиз арада карар кабул итәргә һәм булган мөмкинлекләрдән чыгып, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәргә медицина хезмәте күрсәтергә туры килә.
Тормыш иптәше педагог, мәктәп директоры булганлыктан, алар гаиләсе яшәү урынын еш алыштырырга, күченеп йөрергә мәҗбүр була. Менделеевскига - район үзәгенә килгәч, Энҗе Закировна химия заводының сәламәтлек саклау пунктында эшкә керешә, күп тә үтми курслар укып кайткан белгечне ашыгыч ярдәм бүлегенә мөдир итеп билгелиләр. Монда инде эш фронты да киңрәк, яңадан-яңа кыенлыклар да көтеп тора. Ләкин, Э.Әхмәтова бөртекләп туплаган тәҗрибәсен, үҗәтлеген, максатка омтылучанлыгын эшкә җигә. Өлкәнрәк коллегаларының зирәк киңәшләре дә урынлы була. Мисал өчен баш табиб Нәзир Мифтахович Мухамиев, шәфкать туташы Сания Мәхмүтовна Әхмәтова һ.б.ларны якты хатирәләр белән искә ала Энҗе ханым. Фельдшер хезмәте бик түбән бәяләнә. Әмма халыкка хаклык белән хезмәт итүдән канәгатьлек хисе алу үзе рәхәт була.
Хезмәттә үткән елларының хәтер йомгагын сүткәндә, истәлекле вакыйгаларының иге-чиге юк. Нинди генә хәлләргә очрамаган да, нинди авыру, сырхаулар белән күзгә-күз очрашырга туры килмәгән. Әмма үз вазифаларын намус белән, зур җаваплылык тоеп башкарган шәфкать туташының күңелендә изгелек, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулдан килгәнчә булышлык күрсәтергә омтылуы уңышлы тәмамланганга сөенгән. Кайвакыт урында хәл итәргә мөмкин булмаган очракларда, шәһәр больницасына барырга тәкъдим ясый. Ләкин мөрәҗәгать итүченең ризасызлыгын ишеткәч, тәвәккәллеген эшкә җигеп, җиң сызганып процедураны башкарырга тотына. Шулай итеп, дүрт дистә елга якын сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куеп, хөрмәт белән лаеклы ялга озатыла.
Дөнья булгач, шелтәләгән чаклары, кемнеңдер гозерен үти алмаган вакытлары да булгандыр. Ләкин фидакарь хезмәте аның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, хәтта "Почет билгесе" орденына да лаек була.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераны олыларча акрын кыштырдап, күршеләре, ахирәтләре, дуслары, туганнары белән аралашып гомер кичерә. Күңеленең әрнегән, моңсуланган чакларында Коръән аятләре ярдәмгә килә. Кулына изге китап алып, я булмаса тәсбихын тотып, ятлаган сүрәләрен хәтереннән кабатлый. Шулар аңа күңел тынычлыгы, рухи дәва бирә. Гомеренең көзе килсә дә, үрдән түбән төшәргә җыенмый. Киң җиһанның хөрлегенә үз карашы бар аның. Балалары, оныкларының кадер-хөрмәтен, игътибарын-ихтирамын тоеп, яшәвен дәвам итә.
Мәдинә Григорьева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9600
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.3700
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13300
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84