Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сафта йөрү смотры

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында РОССИЯ УФСИН ТР буенча 10 нчы холык төзәтү колониясе шәхси составының сафта йөрү смотры булды.

Учреждение начальнигы Сергей Харкевич һәм районның хәрби комиссары Сергей Залуженко җитәкчелегендә хезмәткәрләр сафка тезелделәр. Җәйге формадагы киемгә планлы күчү сәбәпле, башта формалы кием торышын, служба таныклыкларын һәм хезмәткәрләрнең ыспайлыгын тикшерделәр. Аларның тышкы кыяфәтеләренә, шевроннар һәм аерымлык билгеләренең дөрес урнаштырылуына зур игътибар бирелде. Сафка тезелү тантаналы марш белән тәмамланды.

– Сафта йөрү смотрын даими үткәрү хезмәткәрләрне тәртипкә өйрәтә, – дип билгеләде Сергей Александрович, – тышкы кыяфәткә кагылышлы таләпләрне үтәүгә җаваплылык хисләре тәрбияли.

Фото колония архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев