Сакчылар, каракош, пальма һәм башкалар...
538
0
0
Болар барысы да Солтановларның "Дружба" ширкәтендәге бакчаларында яшиләр. Зөлфия һәм Шамил Солтановлар алты сутыйлы участокларын моннан 23 ел элек алалар. - Ул вакытта өченче балама авырлы идем, - дип сөйли Зөлфия. - Документларны июнь аенда гына рәсмиләштердек. Шуңа да нәрсә дә булса утыртырга соңга калдык. Ул елны бакчада бәрәңге генә...
Болар барысы да Солтановларның "Дружба" ширкәтендәге бакчаларында яшиләр.
Зөлфия һәм Шамил Солтановлар алты сутыйлы участокларын моннан 23 ел элек алалар.
- Ул вакытта өченче балама авырлы идем, - дип сөйли Зөлфия. - Документларны июнь аенда гына рәсмиләштердек. Шуңа да нәрсә дә булса утыртырга соңга калдык. Ул елны бакчада бәрәңге генә үсте.
Хәзер Алсуга 23 яшь. Хуҗаларның тырышлыгы белән "фазенда" күзне иркәләүче гөлбакчага әйләнгән.
- Дөрес, моның өчен күп көч куярга туры килде, - дип дәвам итә З.Солтанова. - Беренче чиратта уңышны кайгыртырга кирәк бит. Казу, утау эшләренә улларым Масель белән Маратны җиктек. Җиләк-җимеш, яшелчә җыю Алсу өстендә иде.
Акрынлап бакча хуҗабикә теләгән тәртипкә килә: һәр агач, куак үз урынында. Быел Солтановлар бизәү эшләре белән шөгыльләнәләр, өстәвенә, алты сутый янына икенче бакча - күршеләренекен дә сатып алганнар.
Шамил Шәймурзиновичның оста кулы белән участокта душ кабинасы барлыкка килде. Шунысын да әйтергә кирәк, моның өчен бер генә материал да сатып алынмады. Хәстәрле хуҗа барысын да үзе таба: кайсын - урманнан, ташын, комын - елга буеннан, кайберләрен... хәтта чүплектән дә. Су савыты 200 литр сыйдыра, ул кабинаның өстенә куела. Көн дәвамында су җылына, кич белән инде душ коенырга була. Чиратта - беседка һәм оныклары Эмиль өчен уен мәйданчыгы. Аларның проектын, дизайнын хатыны әзерли. Зөлфиянең рәсем ясау осталыгы, фантазиясе бакчадагы һәр нәрсәгә җан өрә.
Мәсәлән, ызанда оригиналь сакчылар - зәвык белән бизәлгән карачкылар урын алган. Елга буеннан тапкан таш каракошка әйләнгән. Үз куллары белән ясаган пальмада маймыл банан ашый, бал корты су эчә, аллы-гөлле чәчәкләр арасыннан инеш ага... Чәчәкләр дигәннән, алар бакчаның һәр почмагына: файдаланудан чыккан савытларга, тишек мичкәләргә утыртылган петуньялар, декоратив көнбагыш, миләүшәләр, кашкарыйлар. Мичкәләр, савытлар шулай ук бизәлгән: андагы рәсемнәрдә кояш та, күбәләкләр дә, шаян йөзләр дә күрергә була.
Бакча йорты да аерым игътибарга лаек. Ул тыштан ук балкып тора. Эчендә уңайлылык, матурлык. Сыек зәңгәргә буялган түшәмнән - күк йөзеннән кояш елмая, аксыл болыт та ял итәргә туктаган. Күбәләкле обойлар аланны хәтерләтә. Тәрәзә челтәрләре, шторалар, карават, кәнәфи япмалары барысы да хуҗабикә кулы белән тегелгән. Ишектән чыгуга - мини-бассейн, анда төнбоеклар үсә, үрдәкләр йөзә. Бассейнның төбе ком белән чистартылан, елга ташы түшәлгән. Әйләнә-тирәсендә - аллы-гөлле чәчәкләр.
- "Нигә шулхәтле тырышасыз?" дигән кешеләр дә булды, - диләр Солтановлар. - Барысы да үзебез, балалар һәм оныклар өчен. Эшләгәннән соң уңайлы шартларда үлән чәе эчәбез, учакта пешкән тәм-томнар белән сыйланабыз (Зөлфия учакта фольгага төрелгән тавык, балык ризыклры, рагу пешерә - Р.М.). Ә тирә-ягыбызда - матурлык, чәчәкләр... Болар барысы да күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, арыганнарны оныттыра.
«Матурлык дөньяны коткарыр» дигән гыйбарәне Солтановларга карата урынлы кулланырга була. Бу матурлык аларның эчке дөньяларын бай итә, әйләнә-тирәне ямьли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14000
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16000
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14100
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.16900
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.17900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.14600
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16000
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84