Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Саклык сорала

    Республиканың Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы видеоконференция режимында узды. 19 гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәренең берсе - Крещениене билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел дәвамында бозылмый дип санала. Комиссия рәисе Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов белдерүенчә, күпләр ул көнне бәкедә коенырга тели,...

    Республиканың Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы видеоконференция режимында узды.
    19 гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәренең берсе - Крещениене билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел дәвамында бозылмый дип санала. Комиссия рәисе Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов белдерүенчә, күпләр ул көнне бәкедә коенырга тели, бу әзерлекләре булмаганнарны хастаханә ятагына илтә. Коену мәҗбүри йола түгел, революциягә кадәр чиркәү бөтенләй дә бозлы суда коенырга киңәш итмәгән, чөнки кеше организмы өчен бу артык зур сынау. Быел сулыкларда бозның нык булмавы куркынычсызлыкка гарантия бирми. Шуңа күрә дә йола үтәү өчен халык күп тупланган урыннарда службалар кизү торачак.
    Гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре дин тотучыларга бәке тирәсенә машинада үтмәү, этләр ияртеп килмәү, спиртлы эчемлекләр куллануны тыю, исерек килеш суга кермәү турында искә төшерә. Бәкедән изге су алып аның белән өйдә дә коенырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: