Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Салкыннар белән йортка бәла килмәсен

Ягу сезоны башлану белән, янгыннарның күбесе шәһәрнең шәхси секторында һәм авыл җирлекләрендәге йортларда чыга. Бу иң элек мичләрнең, электр чыбыкларының төзек булмавыннан, кулдан эшләнгән җылыткычлар кулланудан, һәм шулай ук мунча мичләренең артык кызуыннан килә. Исереклек һәм урын-җирдә тәмәке тарту - янгыннар вакытында кешеләр үлеменә һәм җәрәхәтләнүгә китерүче сәбәпләр. Бәла килеп...

Ягу сезоны башлану белән, янгыннарның күбесе шәһәрнең шәхси секторында һәм авыл җирлекләрендәге йортларда чыга.
Бу иң элек мичләрнең, электр чыбыкларының төзек булмавыннан, кулдан эшләнгән җылыткычлар кулланудан, һәм шулай ук мунча мичләренең артык кызуыннан килә. Исереклек һәм урын-җирдә тәмәке тарту - янгыннар вакытында кешеләр үлеменә һәм җәрәхәтләнүгә китерүче сәбәпләр. Бәла килеп чыкмасын өчен, ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрнең һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерергә, аларны ремонтларга, корымын чистартырга, ярыкларын сыларга һәм, барлыкка килгән ярыклар күренсен өчен, чардакта төтен чыгу торбаларын агартырга кирәк.
Зарарланган һәм саклау үзлеген югалткан изоляцияле кабельләр һәм чыбыклардан файдалану, төзек булмаган розеткалардан, ут сүндергечләрдән куллану куркыныч тудыра. Өегездән чыкканда, барлык электр белән җылыту приборларын сүндерергә кирәк. Ягылган мичләрне караусыз калдыру һәм аларны күзәтүне балаларга йөкләү аеруча куркыныч. Гади кагыйдәләрне үтәү сезгә ут стихиясеннән котылу мөмкинлеге бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев