Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым түләмәсәң – отпуск күрмәячәксең

Бүгенге көндә салым службасында милек салымнарын түләү кәгазьләре әзерләнә. Бу уңайдан служба күчемсез милекләре, автотранспорт, җирләре булган менделеевлыларга 2018 елга бурычларын каплау мөһимлеге турында искәртә.

Россия ИФНС ТР буенча 9 нчы районара салым службасы начальнигы Альберт Минәхмәтов билгеләвенчә, район буенча физик затларның милек салымнары буенча бурычлары 11 миллионнан артык тәшкил итә. Аларны түләтү өчен суд органнарына 66 миллион сумга фәрман чыгару буенча 10 меңнән артык гариза юнәлдерелгән.

Бурычлыларга нәрсә яный?
Менделеевлыларга пени түләргә туры киләчәк: алар түләмәгән көннән алып исәпләнә, салымнар һәм җыемнар көнендә түләүдән башлап закончалык урнаштырган вакытны кертеп. (РФ Салым кодексының 75 нче маддәсе 3 пункты нигезендә).

Салым органы әҗәтлегә ирекле рәвештә салым түләү кирәклеген искәртә. Аны үтәмәү суд органнары аша мәҗбүри түләттерүгә китерә (РФ Салым кодексының 69 нчы маддәсе).

Аның нигезендә Россиядән чыгу хокукы чикләнә (2007 елның 2 октябрендәге 229 нчы ФЗ).

Шулай ук әҗәтленең милкенә карата арест кулланылырга мөмкин.

Бурычны алдан түләүнең өстенлекләре:

  • пени азрак билгеләнә,
  • суд чыгымнары булмаячак,
  • милеккә арест салынмаячак,
  • илдән читкә чыгуга хокук чикләнмәячәк.

Мәгълүматны каян алырга һәм кайда түләргә?
Боларның барысын да Россия Федераль салым службасының «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда башкарырга мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертергә яисә банкларның берсенең онлайн-сервисыннан файдаланырга. Салымнарны Россия ФСС сайтында яисә банкта, почта бүлекчәсендә «Салымнарны түлә» сервисы ярдәме белән түләргә мөмкин. Салым инспекциясендә, Күпфункцияле үзәктә мәгълүматларны төгәлрәк белергә һәм үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга яисә гаризаны «Шәхси кабинет» аша җибәрергә була.

Тулырак мәгълүмат – nalog.ru салым службасы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев