Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Салымнарны алдан түләргә була

    Гражданнар үз милкендәге күчемсез милек, җир һәм транспорт өчен салымнарны хәзер алдан түләп куя ала, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

    Гадәттә милек өчен салымнарны белдерү кәгазе килгәч түләү мәҗбүри булып тора. Әмма кирәк икән (мәсәлән, теркәлү урынына озак вакыт кайта алмасаң), салымнарны алдан ук түләп куярга ярый. Моның өчен бердәм салым түләве хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Бердәм салым түләве – электрон кошелек кебек, анда физик затларның милкенә, җир, транспорт салымнарын түләү өчен акчаны вакытыннан алда (салым белдерүе килгәнче) күчереп куеп була. Шунысын истән чыгармаска кирәк: гражданның бурычлары калган булса, бу акчалар беренче чиратта шуларны каплауга китәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: