Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитар чистарту икеайлыгы

Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту ике айлыгы оештырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан Республикасында Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар...

Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту ике айлыгы оештырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан Республикасында Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары - табигатьне саклау буенча ТР Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов, Татарстан Республикасында Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек ведомствоара комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы аппаратының җитәкчелек итүче хезмәткәрләренә шәһәрнең һәр районында экологик күзәтчелекне нәтиҗәле оештыру буенча шәхси җаваплылык йөкләнгән. Шәһәр территорияләренең санитар-экологик торышына күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтү өчен ике айга Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль органнары инспекторлар составының бер өлеше мобилизацияләнгән.
Министр Артем Сидоровның сүзләренә караганда, Татарстанда быелдан башлап социаль актив гражданнар белән хезмәттәшлек итүнең яңа формалары кулланыла. "Инде бүген үк иҗтимагый экологик оешмалар, яшьләр экология хәрәкәтләре тиешсез урында җыелган көнкүреш калдыкларын ачыклау һәм бетерү эшенә җәлеп ителгән", - дип искәртте министр. Артем Сидоров хәзерге вакытта электрон сервисларның сынау узуын һәм апрель урталарында халыкка тәкъдим ителәчәген дә билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары актуаль