Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитар икеайлыкка старт бирелде

Дүшәмбенең эшлекле киңәшмәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко рәислегендә узды. Алексей Александрович хәрби комиссар Дамир Вәлиевны узган һөнәри бәйрәме белән котлады, датаның язгы чакырылыш башлану белән тәңгәл килүен хәбәр итте һәм районда аның уңышлы үтүен теләде. Боз кузгалды Район территориясендә ташуга каршы ситуация турында ТР Гадәттән тыш хәлләр...

Дүшәмбенең эшлекле киңәшмәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко рәислегендә узды.
Алексей Александрович хәрби комиссар Дамир Вәлиевны узган һөнәри бәйрәме белән котлады, датаның язгы чакырылыш башлану белән тәңгәл килүен хәбәр итте һәм районда аның уңышлы үтүен теләде.
Боз кузгалды
Район территориясендә ташуга каршы ситуация турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин мәгълүмат бирде.
Районда ташуга каршы чаралар планлы режимда үтә. Су басу куркынычы булган предприятиеләр махсус планнар тәкъдим иттеләр. 9 апрельгә су ноль билгесеннән 10 сантиметрга күтәрелгән иде. Кама елгасында әлегә боз кузгалмады, аның калынлыгы 20-80 см. Тойма, Юрашка, Возжайка елгаларында боз китте. Шумный күпере янында гидропост куелды.
Газета калыпка салынганда, һава торышындагы кискен үзгәрешләр, өлешчә алганда - кинәт җылыту, карның интенсив эрүенә һәм ташу суларының җәелүенә китерде. 11 апрельдә көн дәвамында республикада су стихиясе әсирлегендә калучылар саны артты.
Зональ республика ярышлары
Аның нәтиҗәләре белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров таныштырды.
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча зональ республика спартакиадасында 2012 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр көч сынашты. Ярышларда Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Түбән Кама, Тукай, Актаныш һәм Минзәлә районнарыннан 70 спортчы катнашты. Менделеевск егетләрендә - алты призлы урын, алар гомуми зачетта - өченче.
Икеайлыкка старт бирелде
Районның баш архитекторы Равил Хәбиров чыгышы территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышланды.
Бу турыда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов карар чыгарды. Санитар-экологик икеайлыкка 1 апрельдә старт бирелде. 1 июньгә кадәр шәһәр һәм авыл җирлекләрендә территорияләрне чистарту, төзекләндерү, агачлар утырту буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре узачак. Шулай ук пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер сату базарларын, бакчачылык һәм гаражлар ширкәтләрен, халыкның күпләп ял итү урыннарын санитар чистарту, төзекләндерү планлаштырыла.
Икеайлык кысаларындагы эшләрне координацияләү өчен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Корниенко рәислегендә комиссия төзелде.
Үзәк район больницасы эшчәнлеге
Больницаның 2011 елда эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары белән баш табиб Мөслим Гилёв таныштырды.
Мөслим Александрович сүзләренчә, 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә төп юнәлешләр булып РФ гражданнарына дәүләт гарантияләре кысаларында бушлай медицина ярдәме күрсәтү, халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итүне яхшырту, "Сәламәтлек" милли проектын гамәлгә ашыру торды.
Күппрофильле үзәк больница 195 стационар койкага исәпләнгән, аның 153е - тәүлеклек, 42 се - көндезге стационар өчен. Узган елда хирургия бүлегенә эндоскопик җиһазлар сатып алынды.
2006 елдан "Сәламәтлек" милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә йогышлы авыруларны профилактикалау планы үтәлде, халыкны иммунлаштыру 99,8% ка башкарылды. Эшләүчеләргә 100% диспансеризация үткәрелде, 14 яше тулган 312 үсмер, ятим һәм кыен тормыш хәлендә калган 37 бала тикшерү үтте.
Поликлиникада федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ташламалы рецептлар үзәкләштерелгән тәртиптә бирелә. 2011 елда 15344,165 мең сумлык рецептлар бирелгән.
10 мең халыкка исәпләгәндә 16,8 табиб туры килә, кадрлар дефициты 41,4% тәшкил итә.
2012 елга төп бурычлар булып түбәндәгеләр тора:
- медицина ярдәме сыйфатын күтәрү һәм район халкына амбулатор-поликлиника ярдәме күләмен арттыру;
- халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итүне яхшырту;
- авылда яшәүчеләргә сыйфатлы беренчел амбулатор-поликлиника ярдәменең кулайлыгы;
- диспансер күзәтүенә мохтаҗ авыруларны ачыклау өчен медицина тикшерүләрен сыйфатлы үткәрү;
- матди-техник базаны яхшырту;
- яңа квалификацияле медицина кадрларын җәлеп итү һ. б. лар.
Киңәшмәдә шулай ук контрольдә булган хокук бозуларны профилактикалау буенча Совет эшчәнлеге турында отчетлар тәкъдим итү, 10 нчы холык төзәтү колониясендә чистарту корылмаларын эксплуатациягә кертү мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан