Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитария законын бозарга ярамый

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко үткәргән хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә санитария-эпидемиологик хәл торышы төп мәсьәләләрнең берсе булды. Роспотребнадзорның Татарстан буенча Алабуга һәм Алабуга районындагы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Айдар Шәрәфетдинов бу турыда мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда 809 объект тикшерелә. Ел дәвамында дәүләт күзәтчелеген башкару кысаларында...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко үткәргән хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә санитария-эпидемиологик хәл торышы төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча Алабуга һәм Алабуга районындагы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Айдар Шәрәфетдинов бу турыда мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, районда 809 объект тикшерелә. Ел дәвамында дәүләт күзәтчелеген башкару кысаларында 21 планлы һәм планнан тыш 25 тикшерү үткәрелде, үтәлеш 100% тәшкил итә. Тикшерүләр барышында санитария законнарын бозуның 59 очрагы күзәтелде, административ хокук бозу турында 57 беркетмә төзелде. Гаеплеләргә 76800 сумлык штраф салынды. Зыян китерүчеләргә карата административ җәза билгеләнде.
Айдар Юнысович әйтүенчә, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү идарә контролендә.
2011 елда тикшерү өчен 4326 анализ алынды, өчесе (0,06%) санитария-гигиена таләпләренә җавап бирмәде. Докладчы билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү проблемалы мәсьәлә булып кала бирә, - Бүгенге көнгә кадәр авыл халкын тәэмин итә торган суның сыйфатына контроль оештырылмаган, - диде ул.
Докладта яңгыраганча, азык белән массалы агулану һәм токсикоинфекция очраклары күзәтелмәгән. 2011 елда барлыгы 42,8 кг азык-төлек товарлары һәм аның өчен чималның 24 партиясе сатудан алынды, яраксызга чыгарылды. 2010 елда: (32 партия авырлыгы 22,19 кг). Спиртлы эчемлекләр белән агулануның ешаюы борчуга сала. 2008 елда алкоголь белән агуланучылардан үлүчеләрнең чагыштырмача авырлыгы 7,2% булса, 2011 елда - 13%.
Атмосфера һавасы торышы соңгы биш елда тотрыклы булып кала. Атмосферада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чиктән ашу күзәтелмәде.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Алексей Корниенко тиешле службалар һәм бүлекләр җитәкчеләрен балаларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы булулары турында кисәтте.
- Иң мөһиме, балаларның агулануына юл куярга ярамый. Җәйге ялны оештыру барышында бу мәсьәлә аеруча контрольдә булырга тиеш, - дип кисәтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан

2
X