Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Саннарны әле дә яхшы хәтерли

    8 октябрьдә Монай авылында яшәүче Анна Малкова якыннары һәм туганнары белән берлектә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу мөлаем ханымны авылда олысы да. кечесе дә белә. Бер генә чара да Анна Ивановна катнашыннан башка узмый. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул озак еллар буена участок сайлау комиссиясе составында эшләде. - Анна...

    8 октябрьдә Монай авылында яшәүче Анна Малкова якыннары һәм туганнары белән берлектә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
    Бу мөлаем ханымны авылда олысы да. кечесе дә белә. Бер генә чара да Анна Ивановна катнашыннан башка узмый. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул озак еллар буена участок сайлау комиссиясе составында эшләде.
    - Анна Ивановна зур җаваплылыгы белән һәрдаим аерылып торды. Аның сайлауга кагылышлы документларында бер генә ялгыш та булмый торган иде. Пөхтә подчеркы белән һәр санны төгәл чыгарырга тырышты, - дип искә ала ветеранны котларга килгән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева.
    Районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән юбилярга рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткереп, ул президент Владимир Путинның исемле открыткасын һәм район хакимияте бүләген тапшырды.
    Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, җирлек башлыгы Нурия Сапаева озын гомерле ханымны игътибарсыз калдырмадылар.
    Чәй табыны артында ул үзенең хатирәләре белән бүлеште.
    - Минем кече ватаным - Полянка авылы. Авыл аксакалларын анда инде бармак белән санарлык кына, әмма мине әле хәтерлиләр. Юбилей көнендә барысы да минем йортымда җыелды, кем баласы, кем оныгы белән килгән. Хөрмәт итәләр димәк. Әти-әниләрем - колхозчылар иде, әтием - бригадир, әнием төрле эштә эшләде. Әмма өч балаларына да югары белем бирергә омтылганнар. Аларның теләге буенча мин авылда җиде сыйныф тәмамладым. 8-9 нчыны Менделеевскида дәвам иттем. Унынчы сыйныфта бер ай гына укып өлгердем, сугыш башланды. Әнием каты авырып, урын өстенә ятты, миңа эшкә урнашырга туры килде. Авылда грамоталы кешеләр аз иде, миңа китап уку залында эшләргә тәкъдим ясадылар, аннан озакламый яхшы характеристика белән авыл советына юлладылар.
    1943 елда Алабуга шәһәренең хисапчылар әзерләү мәктәбенә укырга эләгү бәхете тәтеде. Аны тәмамларга Бондюг совхозына баш хисапчы итеп билгеләделәр.
    Бу вазифага билгеләгәндә район башкарма комитетында әңгәмә үткәнемне әле дә хәтерлим. Рәис Николай Васильев башта документларымны тикшерде һәм җитди итеп сорап куйды: "Ә син артель Уставын беләсеңме?" "Беләм" - дип кыю гына җавап бирдем. Ул сорау бирә, мин җавап бирәм. Аннан колхозчылар җыелышы җыйды, минем өчен барысы да тавыш бирде. Шунда Васильев эйтә: Ул хәзер Нюра түгел, ә Анна Ивановна".
    Шулай итеп авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башладым.
    Хуҗалык елдан-ел үсте, мин берүзем бухгалтерлык йөген өстерәдем. Кешеләр минем белән яхшы мөнәсәбәттә булгач, эшнең авырлыгы сизелмәде. Менә шулай бер урында 40 елдан артык эшләдем, - дип сөйли Анна Ивановна.
    Шунысы куанычлы, язмабыз герое оптимизмын югалтмый. Кызы Людмила аның янәшәсендә, оныклары, оныкчыклары кунакта еш була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: