Сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары турында Андрей Кондратьев сөйләде
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларында гражданнарга шәхси саклану чаралары өләшәчәкләр. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
«Без хәзер Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барабыз. Төп бурычларның берсе – комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Без аларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары», – диде Кондратьев.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм авторучка алып булачак. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, журналда теркәлгәч, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинада алгы стена булмаячак. Бу юнәлештә эш алып барыла.
Ул сайлау участокларында кешеләр агымының икегә бүленәчәген әйтте. Сайлаучылар бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев