Щербаковларның сугышчан династиясе
1083
0
0
Анатолий Щербаков, запастагы өлкән лейтенант Минем әтием - Тихоново авылында туган Гаврил Сергеевич, 1941 елда беренчеләрдән булып фронтка китә. Мин аның митингта чыгыш ясаганын гомерем буе истә тотам: "Бөек Ватаныбыз, Ленин һәм Сталин эше, коммунизмның җиңүе өчен көчебезне кызганмыйча һәм тормышыбызны аямыйча көрәшәчәкбез!" Ул вәгъдәсен үтәде, 1941 елда Мәскәү астында...
Анатолий Щербаков, запастагы өлкән лейтенант
Минем әтием - Тихоново авылында туган Гаврил Сергеевич, 1941 елда беренчеләрдән булып фронтка китә.
Мин аның митингта чыгыш ясаганын гомерем буе истә тотам: "Бөек Ватаныбыз, Ленин һәм Сталин эше, коммунизмның җиңүе өчен көчебезне кызганмыйча һәм тормышыбызны аямыйча көрәшәчәкбез!" Ул вәгъдәсен үтәде, 1941 елда Мәскәү астында һәлак булды. Без озак еллар күмелгән урынын белер өчен архивларга яздык, ләкин нәтиҗәсез.
Бервакыт, Мәскәүдә хезмәт командировкасында булганда, билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдым һәм бер хәрбинең улына әйткән сүзләрен ишеттем: "Биредә билгесез солдат буларак синең бабаң күмелгән". Шунда минем әтиемнең дә, Мәскәү астындагы сугышларда һәлак булган йөзләгән солдатлар кебек үк, бу кабердә күмелгәнлеген аңладым".
Өлкән абыем Дмитрий сугышның беренче елында үзе теләп фронтка китә. Иделдән Дунайга кадәр юл үтә, яралана, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, шул исәптән Александр Невский ордены, Югары башкомандующий грамотасы белән. Үзенең сугышчан юлы турында "Иделдән Дунайга кадәр" дигән истәлекләр калдыра.
Абыем Алексей Тын океан флотында хезмәт итә, Кытайга, Һиндстанга, Вьетнамга хәрби походларда катнаша, Тын океан командующиеның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Дунай флотилиясе составында бронетанкерда абыем Венедикт хезмәт итә. Янгын вакытында ул, тормышын куркыныч астына куеп, бронетанкерны коткара, җитди пешү яралары ала.
Мин (рәсемдә уңда) хезмәтемне Германиядә совет гаскәрләре составында үтәдем, зенит ракеталарын хәрби стартка әзерләүдә катнаштым. 1982 елда "Выстрел" Югары офицерлар курсын тәмамладым. Курсларның начальнигы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Д.Драгунский иде.
Улларым Андрей һәм Константин династияне дәвам иттеләр. Пермь ракета гаскәрләренең югары команда-инженерлык училищесын тәмамладылар һәм стратегик билгеләнештәге Урал ракета дивизиясе составында хәрби кизү тору алып бардылар. Кораллы көчләр санын кыскартканнан соң, алар запаска чыктылар.
Оныгым Денис бик яхшы билгеләренә генә Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлады һәм Россия гражданнарын яклау буенча бурычын үти.
Абыемның улы Геннадий Венедиктович легендар тугызынчы рота составында десантчы булып хезмәт итте. 1983-84 елларда Әфганстанда сугышты, "Хәрби хезмәттәге фидакарьлеге өчен", "Рәхмәтле әфган халкыннан" медальләре белән бүләкләнде.
54 хәрби операциянең берсе аеруча исендә кала: "Исән калачагыбызны да белмичә, маңгайга-маңгай атакасына бардык. Бу - рус кешесенең, десантчының аерым күңел халәте". 345 нче десант полкы белән булачак оборона министры П.Грачев җитәкчелек итә. Ул полкта зур абруй казана, чөнки бөтен операцияләрне алдан уйлый һәм сугышчылар белән "тишекләрне капламый". Безнең тормышларны саклый һәм бәяли белде. Ул барында югалтулар да азрак иде".
Барлык запастагы солдатларны һәм офицерларны, хәзер хезмәт итүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.10400
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.8500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9900
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.10900
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11000
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8900
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16100
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84