Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сөеклеләребезгә чәчәкләр

    Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәме алдыннан без ир-егетләргә хатын-кызларга карата хисләре, аларны ничек котлаулары һәм нәрсә бүләк итүләре турында сорау бирдек. Юрий Камашев, 44 яшь, 2 нче мәктәп директоры: - Хатыным Ольгага ул яраткан әйберләр бүләк итәргә тырышам: чәчәкләр, бүлмә гөлләре, парфюмерия, конфетлар, дәвалаучы бальзамнар. Кызым Софьяга - яраткан...

    Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәме алдыннан без ир-егетләргә хатын-кызларга карата хисләре, аларны ничек котлаулары һәм нәрсә бүләк итүләре турында сорау бирдек.

    Юрий Камашев, 44 яшь, 2 нче мәктәп директоры:
    - Хатыным Ольгага ул яраткан әйберләр бүләк итәргә тырышам: чәчәкләр, бүлмә гөлләре, парфюмерия, конфетлар, дәвалаучы бальзамнар. Кызым Софьяга - яраткан розаларын. Әнием Евдокия Николаевнага һәм хатынымның әнисе Екатерина Михайловнага - яулык яки шәл. Мин аларны бик яратам, алар белән тормыш якты һәм җылы. Коллективтагы ир-егетләр исеменнән хатын-кыз коллегаларыма бәхет, сәламәтлек, уңышлар телим.
    Григорий Галкин, 19 яшь, Алабуга мәдәният-агарту училищесы студенты:
    - 8 Март бәйрәменә мөнәсәбәтем үзенчәлекле. Туганнарымны ординар булмаган бүләкләр белән шаккаттырырга яратам. Әнием Татьяна һәм әбием Ольга Подшивалова минем өчен - дөнья тоткасы, алардан иҗатым өчен илһам алам, моңа минем музам - Ралина да ярдәм итә. Хөрмәтле ир-егетләр, хатын-кызларны кадерләгез.
    Рәшид Гарифуллин, ерак юлга йөрүче пассажир поезды проводнигы, 42 яшь, өйләнмәгән:
    - Мин үземнең икенче яртымны эзлим. Хатын-кызда интеллегентлылык, намуслылык, ышанычлылык, ә иң мөһиме - тугрылык кебек сыйфатларны бәялим. Минем фикеремчә, Надежда Абрамова, Клавдия Смирнова, Мария Кузьмина, Татьяна Петуховага шундый сыйфатлар хас. Һәрвакыт мөлаем һәм гүзәл булып калыгыз!
    Әсхәт Рабагетдинов, 61 яшь, төзүче:
    - Хатыным Әнисә Рәсимовна белән 13 ел яшибез. Ул гади, аның белән җиңел, ничек яшәргә һәм эшләргә кирәклеген өйрәтми. Киңәшләренә һәм ярдәменә һәрвакыт өметләнергә була. Мин аңа лалә чәчәкләре, торт һәм бизәнү әйберләре бүләк итәм.
    Данил Ориничев, өченче сыйныф укучысы:


    - Без сеңлем Олеся белән чәчәкләр, йөрәк сурәтләре ясыйбыз, фатирны бизибез. "Син иң яхшы", "Без сине яратабыз!" дигән плакатлар эләбез. Әниебезгә бик ошый. Әбиләребез Таня һәм Раяга үз кулларыбыз белән открытка ясыйбыз һәм изге теләкләр язабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: