Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез бәхеткә лаек

Илебезне дошман илбасарларыннан азат итүдә үзләреннән өлеш керткән, ул афәтле елларның михнәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбыз белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Сугыш һәм хезмәт ветераны Таһир ага Мурзин - шундыйларның берсе. Ул тумышы белән Актаныш якларыннан. Тугыз балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Таһир кечкенәдән кул арасына кереп, чыныгып үсә....

Илебезне дошман илбасарларыннан азат итүдә үзләреннән өлеш керткән, ул афәтле елларның михнәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбыз белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Сугыш һәм хезмәт ветераны Таһир ага Мурзин - шундыйларның берсе.


Ул тумышы белән Актаныш якларыннан. Тугыз балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Таһир кечкенәдән кул арасына кереп, чыныгып үсә. 12 яшеннән колхозда төрле эштә булышчы булып йөри. Сугыш башланып, ир-егетләр фронтка озатылгач, өлкәннәр белән беррәттән тырыша. Әтисе Йосыфморза Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка алына һәм шул китүдән хәбәрсез югала. Бераздан өлкән улы Әбугали, аннан кечесе Таһир да армия сафларына чакырыла.
1944 елның кыш башында Ватанны сакларга киткән Т.Мурзин Саратов янындагы полк составында хәрби хезмәтен үти. "Безнең полк хәрби әсирләрне саклады. Каты авырып озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, 1945 елның көзендә өйгә озаттылар", - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Кайткач тагын колхоз эшенә керешә. Бәхет эзләп Пермь якларына юл ала. Яңа урында озак тоткарланмый, 1973 елда гаиләсе белән - Чаллыга, дистә елдан артык элек Менделеевскига килеп урнаша. Тормыш иптәше Зәйнәп белән өч кыз, бер ул үстереп, мөстәкыйль тормышка озаталар. Алар һәркайсы үз оясын корган, яраткан һөнәрләрен сайлаган. Мурзиннарның сигез оныклары, җиде оныкчыгы бар. Таһир ага ярты гасырдан артык иңгә-иң куеп яшәгән, бер-берсенә терәк һәм кирәк булган хатынын югалту хәсрәтен кичергән: тормыш иптәше җиде ел элек 73 яшендә дөнья куйган.
Бүгенге көндә кызлары Фәйрүзә, Гөлүзә, Розалия һәм аларның балаларының кайгыртуын тоеп, алар тәрбиясендә кадерле кеше булып яши. Улы Красноярскида, ара ерак булганлыктан, еш кайта алмый.
Т.Мурзин бер кызыннан икенчесенә, аннан өченчесенә барып, гомер көзен дәвам иттерә. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип, кул кушырып утырырга яратмый. Үз йорты белән яшәүче Гөлүзәсенә барса, күңеле аеруча күтәрелә. "Анда тавыклар, эт бар, аларны туйдырудан ләззәт табам. Урамга чыгып, саф һавада йөреп керәм", - дип сөйли Таһир ага. Ветеран сәламәт яшәү рәвеше яклы. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә аны озын гомерле итеп яраткандыр. Шушы көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләячәк тынычлык солдатына көннәренең аяз, кояшлы, туачак таңнарының имин, матур, гомер көзенең бәхетле булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ветеран