Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез шәһәребезне яратасызмы?

Республикада санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә. Учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре көче белән чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештырыла. Йорт яннары территорияләрен җыештыруда йортларда яшәүчеләргә аерым өмет баглана. Редакция бригадасы иң актив һәм хезмәт сөючән шәһәрлеләр яшәү урыннарын билгеләү максатында урамнар буйлап йөреп чыкты. Һичшиксез, торак йортлар яны территориясен җыештыру - ирекле...

Республикада санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә. Учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре көче белән чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештырыла. Йорт яннары территорияләрен җыештыруда йортларда яшәүчеләргә аерым өмет баглана. Редакция бригадасы иң актив һәм хезмәт сөючән шәһәрлеләр яшәү урыннарын билгеләү максатында урамнар буйлап йөреп чыкты.
Һичшиксез, торак йортлар яны территориясен җыештыру - ирекле гамәл, әмма анда катнашырга теләүчеләр һәрвакыт табыла. Нигездә күбрәк пенсионерлар, чөнки алар тәртипсезлеккә түзеп тора алмыйлар, әйләнә-тирәне матур һәм чиста итеп күрәселәре килә. Мисал өчен, Профсоюзная урамында яшәүчеләр шундый. Алар өмә оештыру кирәклеге турындагы район җитәкчелеге идеясен хуплап чыктылар һәм кыш буена җыелган чүп-чарны җыештыруга үзләреннән өлеш керттеләр. Ветераннар советы активистлары, яшь буынга үрнәк күрсәтеп, ел саен Геройлар аллеясын җыештыралар.
Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүче Рәйсә Гәрәева подъезд янына машина куярга теләүчеләрдән котылуның хәйләсен тапкан. Ире белән тәрәзә каршыларында чәчәк түтәле ясаганнар.
- Чәчәк орлыкларын күршеләр белән бергәләшеп җыйдык. Нинди генә төрлеләре һәм төстәгеләре юк, - дип сөйли пенсионерка.
Химиклар, Бурмистров һәм Чоловский урамнары да чистарган.
- Безнең ишегалды җыештыручыбыз бик тырыш, - диләр анда яшәүчеләр.
Юбилейная урамының 4 нче йорты янында гына күңел кайтаргыч картина. Йорт каршында зур булмаган аллея, аның һәр куагы һәм агачы төбендә буш шешә, тәмәке кабы яки башка чүп-чар аунап ята. Чүп савытлары тулык, алардан чүп җил белән юлга чыга. Без рейдта булган көнне кечкенә кызы белән ял итүче әтине очраттык. Ирнең тәртипсезлеккә исе китми иде бугай, тыныч кына кызының уйнаганын күзәтә.
Кызганычка каршы, күпләр үз фатирларында гына тәртип урнаштырырга кирәк дигән фикердә. Йорт яны, подъезд һәм аның тирәсендәге тәртипсезлек аларга кагылмый кебек. Шул ук вакытта төп кагыйдәне оныталар: җыештырасың килмәсә, пычратма. Югары катларда яшәүче кайбер "ялкау" шәһәрлеләр җыелган чүпләрен тәрәзә яки балкон аша җиргә ташлыйлар. Өстәге катлардан ташланган тәмәке төпчекләре һәр йорт янында диярлек "келәм" хасил иткән, ләкин бу матурлык өстәми... Болары әле ваклыклар. Фомин урамындагы бер тәрәзә аша азык калдыкларын ыргыту очраклары да еш.
"Шәһәрне яратасызмы?" дигән сорауга күпләр ышаныч белән "әйе" дип җавап бирәләр. Әмма кичләрен "ял итүчеләрдән" соң эскәмияләр янында көнбагыш кабыгы, буш шешә, тәмәке каплары һәм башка чүп өемнәре кала, "оригинальрәк" шәһәрлеләр чүп-чарны агач ботакларына да эләләр. Кызганычка каршы, күпләр өчен бу гадәти хәл...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев