Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ә сез ВИЧ-статусыгызны беләсезме?

    Үзәк район больницасы мәгълүматлары буенча, безнең районда 2001 елдан ВИЧ-инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән. Күзәтү чорында 18 авыру үлгән. Инфекцияләнгән әниләрдән 13 бала туган. 97 авыруның 71е - ир-атлар. Гомуми санның 73 проценты венага кадаучы наркоманнар булып тора. Баш табиб урынбасары Д.Кашапова билгеләгәнчә, ВИЧ/СПИД проблемасы комплекслы социаль характер йөртә. Безнең һәрберебез...

    Үзәк район больницасы мәгълүматлары буенча, безнең районда 2001 елдан ВИЧ-инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән.
    Күзәтү чорында 18 авыру үлгән. Инфекцияләнгән әниләрдән 13 бала туган. 97 авыруның 71е - ир-атлар. Гомуми санның 73 проценты венага кадаучы наркоманнар булып тора.
    Баш табиб урынбасары Д.Кашапова билгеләгәнчә, ВИЧ/СПИД проблемасы комплекслы социаль характер йөртә. Безнең һәрберебез белергә тиеш: вирус эләккәндә организм үзен-үзе яклый алмый, иммун системасы какшый. ВИЧ белән зарарлану сакланылмаган җенси мөнәсәбәт вакытында, тату өчен стериль булмаган шприцлар, инструментлар кулланганда, чит кешенең кырыну һәм башка әйберләреннән файдаланганда, шулай ук йөклелек, бала табу, имезү вакытында булырга мөмкин.
    Заманча препаратлар ВИЧ-инфекциялеләргә озын һәм сәламәт тормыш алып бару мөмкинлеге бирә. Үз ВИЧ-статусыңны ачыклап, дәвалануны вакытында башлау зарур.
    Синдә ВИЧ барлыгын тест ярдәмендә дә белеп була. Безнең больница базасында аноним анализлар бирергә мөмкин. Медиклар искәртә: сезне өйдә сәламәт килеш көтәләр!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: