Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез әйләнә-тирә мохитне кайгыртасызмы?

20 мартта Бөтендөнья Җир көне һәм Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә, ә 22 мартта бөтен дөнья су ресурслары көнен бәйрәм итә. Бу даталар кешеләрне Җир планетасында уалучан һәм нәзберек әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлырак булырга өндәүгә этәрә. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина район кешеләренең әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуларын сорашып белеште. Рамил Хаҗиев,...

20 мартта Бөтендөнья Җир көне һәм Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә, ә 22 мартта бөтен дөнья су ресурслары көнен бәйрәм итә. Бу даталар кешеләрне Җир планетасында уалучан һәм нәзберек әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлырак булырга өндәүгә этәрә. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина район кешеләренең әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуларын сорашып белеште.
Рамил Хаҗиев, туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре:
- Традиция буенча, коллективыбыз мәдәни мирас объекты булган Ушков имениесенә шимбә өмәләренә чыга. Без музей территориясенең һәм районда бердәнбер табигый һәйкәл - Тойма елгасының чисталыгы турында кайгыртабыз. Шулай ук агач утырту буенча акцияләрдә катнашырга омтылабыз, макулатура җыябыз. Табигать турында кайгырту - һәр кешенең бурычы дип саныйм.
Миңнегөл Һадиуллина, Тихоново мәктәбенең биология укытучысы, БИҮнең экология түгәрәге җитәкчесе:
- Елга ике тапкыр - 20 мартта һәм 22 апрельдә билгеләнүче Бөтендөнья җир көнендә бездә экологик юнәлештәге чаралар үткәрелә. Балалар белән әңгәмәләр һәм көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә багышланган практик гамәлләр уздырам. Чикләре Тихоново тирәсеннән узучы "Түбән Кама" милли паркы белән хезмәттәшлек итәбез. Хезмәт десантына чыгабыз, "Парклар маршы"нда катнашабыз, нарат посадкаларын чистартабыз. Минем фикеремчә, дүрт стена арасында утырып, балаларны табигатьне яратырга, ресурсларны бәяләргә өйрәтеп булмый. Экологик тәрбия табигатьтә, нәтиҗәсен күрсәтүче өмәләр, реаль эшләр ярдәмендә бирелә.
Денис Чернов, 3 нче мәктәпнең 6Б сыйныфы укучысы:
- Күптән түгел сыйныфыбыз белән макулатура җыйдык. Йортлар буйлап йөрдек, кайберәүләрнең кирәксез газеталар, иске китаплары, картоннары табылды. Шулай ук Балалар иҗат үзәгендә "Дизайн" берләшмәсендә шөгыльләнәм. Мисал өчен, узган елда "Мода тылсымы" фестивалендә катнаштым. Без кул астындагы материалдан, көнкүреш калдыкларыннан костюмнар әзерләдек, шуның белән әйләнә-тирә мохитне саклауга игътибарны җәлеп иттек.

mendeleevskyi.ru сайтында "Менделеевскидагы экологик хәлне ничек бәялисез?"дигән темага блиц-сораштыру нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр ачыкланды: респондентларның 37 проценты "Менделеевскида яшәргә була" дип раслый, "Моннан ераграк китәргә хыялланам" - 41 процент, "Өмәләрдән соң чисталык һәм тәртип булачак" - дип саный тавыш бирүчеләрнең 18 проценты, "Менделеевск - җирдә иң яхшы урын" җавабын 4% сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру