Сезне Амур угы кайда тотты
633
0
0
Изге Валентин көне 14 февральдә Европада 18 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 еллар башыннан билгеләнә. Ә нигә бу гашыйклар бәйрәме соң? Риваятьләр һәм фаразлар күп. Алар барысы да матур һәм романтик. Мәсәлән, инглизлар 14 февральдә табигать язга борылыш ясый дип исәплиләр, һәм кошларда никах уеннары сезоны башлана. Икенче риваять легионерларны...
Изге Валентин көне 14 февральдә Европада 18 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 еллар башыннан билгеләнә.
Ә нигә бу гашыйклар бәйрәме соң? Риваятьләр һәм фаразлар күп. Алар барысы да матур һәм романтик. Мәсәлән, инглизлар 14 февральдә табигать язга борылыш ясый дип исәплиләр, һәм кошларда никах уеннары сезоны башлана. Икенче риваять легионерларны сөеклеләре белән яшерен никахлаштырган епископ Валентин исеме белән бәйле. Аның изгелеген бәяләмиләр. Валентин төрмәгә эләгә һәм сөеклесенә бәйрәм тарихындагы беренче "валентинка"сын яза. Геройны җәзалыйлар, ләкин аның турында истәлек булып күркәм традиция кала. Бәйрәм уңаеннан безнең корреспондент Вәсилә Мортазина гашыйк парлар белән әңгәмә корды һәм аларны Амур угының кайда тотуы турында сорашты.
.jpg)
Алинә Бәдретдинова һәм Илнар Абзалов:
Алинә: Без әбием белән электричкада дачадан кайта идек. Минем янга яшь егет килде һәм телефон номерымны сорады. Аны минем бакча кыяфәтем дә, янәшәдә әби булуы да каушатмады. Тизрәк котылыйм дип, номерны бирдем. Танышуыбыз шулай башланды. Әлбәттә, ул соңыннан шалтыратты. Мөгаен, бу язмыштыр. Илнарны армиядән көттем. Хәзер без бергә. Гашыйклар көнен кафеда билгелибез. Сөеклемнең беренче бүләге - йомшак аю - йөрәгемә аеруча якын.
.jpg)
Снежана Дәүләтбаева һәм Эдуард Азин:
Снежана: Без Гассар исемендәге мәдәният сараенда узган брейн-рингта таныштык. Мине чарага яшьләр бүлеге линиясе буенча җибәргәннәр иде, ә Эдик - "Форпост" клубыннан, тәртип саклау өчен җавап бирә. Менә шундый эш романы килеп чыкты. Икенче ел очрашабыз. Теләсә нинди бәйрәм - сөеклеләребезне тагын бер кат котларга, күркәм бүләк ясарга сәбәп. Мондый сюрпризлар озакка истә кала.
.jpg)
Ольга һәм Михаил Сакара:
Ольга: Без институтта таныштык. Өченче курста Миша Америкадан кайтты һәм укуын безнең төркемдә дәвам итте. Шунда барысы да башланды да инде. Гашыйклар көнен икәү генә үткәрәбез, романтик кичке ашка төп ризыкны ирем әзерли. Яки романтик сәяхәткә чыгабыз. Мишаның 14 февральгә иң үзенчәлекле бүләге: җиде розадан букет һәм "Минем мәхәббәтем бу розаларның соңгысы белән үләчәк" дип язылган открытка. Мин ул вакытта югалып калдым, ничектер дөрес язмаган дип уйладым. Букетны игътибар белән тикшергәч кенә, бер розаның ясалма икәнен аңладым. 8 февральдә өйләнешеп, без үзебезгә иң зур бүләкне ясадык инде.
.jpg)
Алинә һәм Артур Гобәйдуллиннар:
- Безнең танышу тарихы эштә башланды. Икебез дә Алабугада бер коллективта хезмәт куябыз. Ярты ел очрашып йөрдек, 2012 елның 8 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнештек. Изге Валентин көнен өйдә билгелибез, бергәләп романтик кичке аш әзерлибез.
Бәйрәм уңаеннан барлык менделеевлыларга бәхет һәм мәхәббәт телибез. Үз ярларын тапканнарны Гашыйклар көне белән котлыйбыз. Ә эзләүдә булганнарга як-якларына игътибар белән карарга киңәш итәбез. Сезне бердәнбер һәм кабатланмас мәхәббәт кая көтүен кем белә...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18700
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.20100
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14600
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17400
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18500
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.17100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84