Сезнең өчен Җиңү көне нәрсә ул?
Без 9 май алдыннан шәһәрлеләргә шундый сорау бирдек. Мөнәвир Нигъмәтуллин, АТП хезмәткәре: - 9 май - изге көн. Нәкъ җырдагыча - "күз яшьле бәйрәм". Гадәттә сменам туры килсә дә, бу көнне яратам. Парад, хәрби җырлар тагын бер кат тынычлыкның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә. Алсу Низамова, 1 нче гимназиянең 6...
Без 9 май алдыннан шәһәрлеләргә шундый сорау бирдек.
Мөнәвир Нигъмәтуллин, АТП хезмәткәре:
- 9 май - изге көн. Нәкъ җырдагыча - "күз яшьле бәйрәм". Гадәттә сменам туры килсә дә, бу көнне яратам. Парад, хәрби җырлар тагын бер кат тынычлыкның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә.
Алсу Низамова, 1 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы:
- Сугыш турында без китаплардан һәм фильмнардан беләбез. Минем ике дәү бабам сугышта катнашкан. Мин тыныч тормышта яшәвебезгә, укырга һәм төрле яклап камилләшергә мөмкинлек булуына шатланам. Күптән түгел Түбән Камада үткән "Аҗаган" уенында катнаштым. Яшь буын бабаларының батырлыкларын онытмасын өчен, мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк.
Леонид Александрович Сорвин, Бөек Ватан сугышында катнашучы:
- Сугыш хәтеремдә тирән уелып калды. Без ул вакытта Минзәлә районының Кырныш авылында яши идек. Гаиләдә җиде малай һәм ике кыз. Хатын-кызлар, балалар ачлыкта, ялангачлыкта яшәделәр, авыр хезмәттә бил бөктеләр. Башта без колхозда эшләдек, аннан абыйларымны фронтка ала башладылар. Мин 1944 елның ноябрендә киттем. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Җиңү көнендә безнең шатлыкның иге-чиге булмады. Безнең заставаны тантаналы төстә "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләделәр. Җиде дистә ел үтсә дә, Җиңү көне минем өчен иң якты бәйрәм булып кала.
Венера Әмирова, журналист:
- Бабам Әшраф Хәмитов фронтка 17 яшендә киткән. Әнием сөйләвенчә, аның бүләкләре күп булган, бабам - өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Кызганыч, аны исән килеш күрә алмадым. Яшь чагында төшкән фотоларын еш карыйм. Без, оныклары, аны шулай хәтеребездә калдырырбыз да. 9 май ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерә торган бәйрәм.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11700
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10900
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика