Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сезнең киләчәк бар, димәк – шәһәрнеке дә

    Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумының 47 чыгарылышы диплом алды. Ольга Смолькова Булачак лаборант-аналитиклар, эретеп ябыштыручылар, электромонтёрлар белән вакыйга шатлыгын уртаклашырга күпсанлы кунаклар, туганнары һәм дуслары килде. ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин залның алкышлавы астында Андрей Запускаловка, Кристина Битюковага, Раил Абдуллинга уку алдынгысы дипломнары тапшырды. Егетләр һәм кызларны истәлекле вакыйга...

    Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумының 47 чыгарылышы диплом алды.
    Ольга Смолькова
    Булачак лаборант-аналитиклар, эретеп ябыштыручылар, электромонтёрлар белән вакыйга шатлыгын уртаклашырга күпсанлы кунаклар, туганнары һәм дуслары килде.
    ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин залның алкышлавы астында Андрей Запускаловка, Кристина Битюковага, Раил Абдуллинга уку алдынгысы дипломнары тапшырды.
    Егетләр һәм кызларны истәлекле вакыйга белән котлап, район җитәкчесе Валерий Чершинцев болай диде:
    - Менделеевскиның перспективалары һәм үсеш нокталары зур. Яшь кадрлар белән безнең предприятиеләрнең үсешен бәйлибез. Сезнең киләчәгегез бар, димәк - шәһәрнеке дә.
    Валерий Сергеевич техникум филиалы мөдире Татьяна Сотниковага Рәхмәт хаты һәм югары разрядлар алган шәкертләргә дипломнар тапшырды.
    - Безнең предприятиеләр сезне көтә, - дип ышандырдылар чыгарылышларны ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, "Менделеевсказот" һәм Карпов исемендәге химия заводлары вәкилләре Лилия Березина, Татьяна Ташкинова.
    Бу көнне ата-аналар да шатлыкларын яшермәде. Лариса Запускалова филиал коллективына шигырь багышлады. Олег Зеленин вакыйгаларны аерым хисләр белән күзәтте, чөнки аның игезәк кызлары Анна һәм Татьяна, җәмәгать тормышы активистлары буларак, лаеклы грамоталар алу өчен сәхнәгә берничә мәртәбә күтәрелделәр.
    Электромонтёрлар төркеменең производство укытуы мастеры Елена Бондаренко әйтүенчә, аның төркемендә кызыл дипломлы ике чыгарылыш. Шуларның берсе - Андрей Запускалов.
    - Укуы күңелле һәм кызык булды, - ди ул. - "Менделеевсказот"ка эшкә керергә җыенам, аннан армиягә барачакмын.
    Тагын бер кызыл диплом иясе Кристина Битюкова аның белән шатлыклы көнне уртаклашырга килгән туганнары һәм якыннары янәшәсендә тора.
    - Белгечлегем буенча эшләячәкмен, разрядымны күтәреп, укуымны дәвам итәчәкмен, - дип планнары белән бүлешә кыз.
    Чыгарылышлар чын рәхмәт йөзеннән педагогларына чәчәк букетлары тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: