Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сезнең күршеләр белән мөнәсәбәтләр нинди?

Безнең корреспондентлар шундый сорауга җавап эзләде һәм mendeleevskyi.ru сайтында онлайн-сораштыру үткәрделәр. Анда 66 менделеевлы катнашты. Түбәндәгеләр ачыкланды: сораштырганнарның 47%ында (31 кеше) күршеләре белән мөнәсәбәтләре нормаль. Респондентларның 30%ы (20 кеше) "Берничек тә түгел. Исәнләшәбез генә" графасын сайлады. 17% күршеләре белән яхшы мөгамәләдә (11 кеше). Сораштыруда катнашучыларның 6%ында (4 кеше) мөнәсәбәтләр юк....

Безнең корреспондентлар шундый сорауга җавап эзләде һәм mendeleevskyi.ru сайтында онлайн-сораштыру үткәрделәр. Анда 66 менделеевлы катнашты.
Түбәндәгеләр ачыкланды: сораштырганнарның 47%ында (31 кеше) күршеләре белән мөнәсәбәтләре нормаль. Респондентларның 30%ы (20 кеше) "Берничек тә түгел. Исәнләшәбез генә" графасын сайлады. 17% күршеләре белән яхшы мөгамәләдә (11 кеше). Сораштыруда катнашучыларның 6%ында (4 кеше) мөнәсәбәтләр юк.

Римма Тарасова, Химиклар урамының 3 нче йортында йорт комитеты рәисе:
- Күршеләр белән дус яшәргә тырышам. Яшәүчеләрнең күпчелеге - пенсионерлар. Барысы белән дә таныш, ни дисәң дә, бу йортта 24 ел яшим. Өстәвенә, йорт комитеты рәисе, миңа кешеләрне тану тиеш. Күршеләр белән тыныч һәм тату яшәргә, бәхәсле хәлләрдә компромисслар таба белергә кирәк дип уйлыйм. Чөнки, берәр нәрсә булса, беренче булып ярдәмгә нәкъ алар килә.
Исемен атарга теләмәгән кыз:
- Мин күпкатлы йортта яшим, күршеләр белән аралашам, ләкин барысы белән дә түгел. Безнең йортның проблемаларыннан берсе - хуҗасыз мәчеләр. Елның салкын вакытында алар подъездга җылынырга керәләр. Кайберәүләр, күңел киңлеге күрсәтеп (аеруча әбиләр, шул исәптән мин дә), аларны ашатырга тырышалар. Ләкин төрле ысуллар белән, еш кына гумансыз, песиләрдән котылырга теләүче күршеләр дә бар. Мин өемдә мәче асрыйм. Аңлыйм, ташландык хайваннарның барысын да сыендыра алмыйм. Ләкин һәрвакыт урамда кемдер ташлап калдырган, салкыннан һәм ачлыктан бөрешкән кечкенә йомгакны күрүе авыр...
Борис Краснопёров:
- Фомин урамындагы йортка без өч ел элек күчендек. Безнең катта яшәүче күршеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы. Еш кына бер-беребезгә булышабыз. Фатирыбызга керә алмаган очракны искә төшерәм (ишек ябылып, йозак бикләнеп калган иде). Шунда күршеләр ярдәм күрсәтте: берәүләр инструментлар алып килде, ишекне ачарга булышты, икенчеләре хатыным белән баламны берничә сәгатькә үзләренә чакырды. Шунда мин "якын күрше ерак туганнан яхшырак" дигән мәкальнең дөреслегенә ышандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру