Шахмат – акыллылар уены
Күптән түгел Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Бу көнне шәһәрнең шахмат клубларында төрле турнирлар һәм мавыктыргыч чаралар узды. Аларда күпләр бик теләп катнашты һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Шахмат иле дип Һиндстан исәпләнә. Фарсы теленнән алынган шах мат "хакимлек итүче үлде" дигәнне аңлата. Шахматка кадәр V гасырда чатуранга уены булган. Россиядә...
Күптән түгел Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Бу көнне шәһәрнең шахмат клубларында төрле турнирлар һәм мавыктыргыч чаралар узды. Аларда күпләр бик теләп катнашты һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
Шахмат иле дип Һиндстан исәпләнә. Фарсы теленнән алынган шах мат "хакимлек итүче үлде" дигәнне аңлата. Шахматка кадәр V гасырда чатуранга уены булган. Россиядә шахмат IX-X гасырларда барлыкка килгән. Шул дәвердән ул интеллектуаллар арасында зур популярлык казана.
- Безнең шахмат белән мавыгуыбыз кечкенәдән башланды, - диләр 1 нче мәктәп укучылары.
- Балалар бакчасында уйнарга өйрәттеләр. Бу файдалы уен, интеллектны үстерә, - дип хәбәр итә Кристина Гыйльметдинова.
- Шахматта уйнарга бабамнан өйрәндем, - дип дәвам итә Регина Акулова. - Шахмат - логик фикерләүне үстерүче кызыклы уен.
Артём Калмыков һәм Павел Иванов җәй көне велосипедта йөрергә яраталар, әмма шахмат уенын да игътибарсыз калдырмыйлар.
Инваспортчы Максим Уткин шахмат белән кечкенәдән шөгыльләнә. Талантлы һәм сәләтле егет көчле рухлы булуы белән аерыла, үҗәтлеге яңа үрләр яуларга өнди.
- 90 нчы еллар башында телевидениедә ул кадәр күп программалар булмады, - дип сөйли Максим. - Мин нигездә "Культура" каналын карадым. Журналист Яков Владимирович Дамскойны еш күрсәттеләр, ул шахмат ярышлары турында сөйләде. Әтиемнән дә шахмат фигуралары турында сөйләвен үтендем. Шулай итеп уйный башладым, тора-бара осталыгымны чарладым. Бу өлкәдә минем тренерым - тормышын шахматка багышлаган һәм күп талантлы балалар тәрбияләгән Юрий Дмитриевич Дюжакин, Аның шәкертләре уңышлары һәм казанышлары белән шатландыралар.
Рөстәм Миңнегәрәев ярыш рухы оештыруда мөһим роль уйный.
- "Көч булса, акыл кирәкми" дигән әйтем дөрес түгел. Чөнки ныклы җилкәләрдә акыллы баш булса, тагын да яхшырак, - дип билгеләп үтә Рөстәм Рәисович.
- Шахмат - бу уенны яратучылар тормышының аерылгысыз өлеше. Әйтергә кирәк, шахмат уйнаганда алар яшәргә өйрәнәләр, яшәгәндә - уйнарга.
Уйнагыз, хәтерегезне, иҗади фикерләү һәм акыл сәләтегезне үстерегез!
Анжела Райсян
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.8000
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.6600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.8500
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9300
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.7400
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.9400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.9800
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8700
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр7500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.11400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика