Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәфкать ияләре бәйрәме

12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу уңайдан "Юность" район мәдәният йортында тантаналы чара үтте. Кичәне алып баручы статистика кабинеты мөдире И.Порсева шәфкать туташларын бәйрәм белән тәбрикләде һәм җылы теләкләрен җиткерде. Изге һөнәр ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы П.Миронов котлады, тырыш хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан...

12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу уңайдан "Юность" район мәдәният йортында тантаналы чара үтте.
Кичәне алып баручы статистика кабинеты мөдире И.Порсева шәфкать туташларын бәйрәм белән тәбрикләде һәм җылы теләкләрен җиткерде. Изге һөнәр ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы П.Миронов котлады, тырыш хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан гинекология бүлеге мөдире Е.Ахмедовага һәм кече медицина хезмәткәре Г.Богдановага Мактау грамоталары тапшырды. Үзәк хастаханәнең баш табибы М.Гилёв та һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шәфкать туташларының эшенә югары бәя бирде. Күпъеллар сәламәтлек саклау өлкәсендә фидакарь хезмәт куючы гомумбольница персоналы баш шәфкать туташы А.Закирова, поликлиника шәфкать туташлары С.Понькина, Р.Талыйпова, Р.Сафина, Л.Карпова, хастаханәнең терапия бүлеге хезмәткәрләре Н.Богданова, М.Ямщикова, учет кабинеты фельдшеры Л.Чернышева, Монай фельдшер-акушерлык пункты мөдире Н.Әхмәдиева учреждениенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Поликлиниканың терапия бүлеге хезмәткәре Л.Фазлыева, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары Э.Гайнуллина, С.Демидова, поликлиника фельдшеры Л.Хабибулиина, Татар Кокшаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире В.Елисеевага больница администрациясенең Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Игелекле һөнәр ияләре хөрмәтенә үзешчәннәр Г.Богданова, Р.Кабиров, В.Фәйзиханова, Г.Гарипова, О.Хәсәнова җыр бүләк иттеләр.
Чара геройларын котлап чыгыш ясаучылар: "Шәфкать туташларының һөнәре ныклы белем һәм осталык таләп итү белән бергә, сабырлык, күңел җылылыгы, югары әхлакый сыйфатлар да сорый. Сез күпләргә ярдәм кулы сузасыз. Бу - көндәлек батырлык күрсәткече" - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары сђламђтлек