Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәфкатьле һөнәр ияләре бәйрәме

Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара "Юность" район мәдәният йорты залына социаль яклау идарәсе, "Өмет яры" социаль хезмәт үзәге, "Кама таңнары" приюты хезмәткәрләрен, өлкә ветераннарын һәм муниципалитет җитәкчеләрен җыйды. - Бүген без катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүчеләрне тәбриклибез. Сезнең хезмәтегезгә нинди бәя бирсәң дә аз булыр, - дип...

Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара "Юность" район мәдәният йорты залына социаль яклау идарәсе, "Өмет яры" социаль хезмәт үзәге, "Кама таңнары" приюты хезмәткәрләрен, өлкә ветераннарын һәм муниципалитет җитәкчеләрен җыйды.
- Бүген без катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүчеләрне тәбриклибез. Сезнең хезмәтегезгә нинди бәя бирсәң дә аз булыр, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Игорь Привалов исеменнән социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап.
Озак еллар намуслы хезмәтләре, вазифаларын яхшы итеп үтәүләре өчен Социаль яклау идарәсе консультанты зөлфирә Сөләйманова, республика матди ярдәме үзәгенең 28 нче бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Людмила Мокеева, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Ләлә Нәбиуллина, "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Люция Бикбовага район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Приют тәрбиячесе Альберт Галиев РФ Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Кама таңнары" прию-тының социаль хезмәт буенча белгече Галина Бурмистрова, социаль хезмәт үзәге хезмәткәре Елена Степанова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Учреждение ветераннарына һәм социаль учреждениеләр коллективларына ихластан котлау юллап, социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина болай дип билгеләде:
- Коллегаларым дәүләт куйган бурычның никадәр җаваплы булуын аңлап эш итәләр.
Кул астындагылар белән эшләүдәге тырышлыклары, түземлекләре һәм мәрхәмәтлекләре өчен ихластан рәхмәт белдереп, Әлфия Кәраметдиновна республика матди ярдәм үзәгенең 28 нче бүлекчәсе мөдире Гөлназ Булычёвага, социаль хезмәт үзәге шәфкать туташы Әлфия Шаргородскаяга, "Кама таңнары" приюты хезмәткәре Миннерәзилә Абзаловага идарәнең Мактау грамоталарын тапшырды.
"Мамадышстрой" ЯАҖ генераль директоры Зөфәр Гәрәев идарәнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тантананың рәсми өлеше концерт программасы белән дәвам итте, анда җирле эстрада артистлары Виктор Никифоров, Рәкыйга Хәмәтгалимова, Марина Комарова, Надежда Бакаева, Данияр Кәбиров, Рамил Дәүләтшин, "Очарование" бию ансамбле, "Эрвел" вокал төркеме, яшь биючеләр һәм солистлар катнашты.
- Социаль яклау системасы яшәгәнгә мин шатланам, социаль хезмәткәрләр үз вахталарын зур җаваплылык белән алып бара. Аларның күбесе белән мин система оеша башлаганнан бирле эшләдем. Авыр булды, ләкин без кешеләр хакына эшләвебезне белдек.
Җитәкчелек безнең алга һәр мохтаҗга якын килү бурычын куйды. Төнгә кадәр эшләгән чаклар булды, ташламалылар исемлегеннән беркемне дә төшереп калдыру яки оныту мөмкин түгел иде. Ул елларда ачылган приют күп кенә кискен проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтте.
Безнең системаның роле, аның менделеевлыларга кирәкле булуы турында күп сөйлиләр. Элеккеге һәм хәзер эшли торган хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек һәм изге теләкләр, - диде өлкә ветераны, район хакимияте социаль яклау бүлегенең беренче җитәкчесе Людмила Иванова.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Социаль