Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Шинельсез Җиңү геройлары

    3 һәм 3а микрорайоннарында яшәүче 16 тыл хезмәтчәне юбилей медальләре алды. Чара 3 нче мәктәптә узды. Тантана хуҗаларын район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады. - Сезнең Җиңүгә керткән өлешегез, сугыш елларындагы фидакарь хезмәтегез бәһасез, - диде Валерий Сергеевич. - Сез шинельләр кимәдегез, еш кына ялангач та йөрдегез, ләкин тылда батырлык күрсәттегез,...

    3 һәм 3а микрорайоннарында яшәүче 16 тыл хезмәтчәне юбилей медальләре алды. Чара 3 нче мәктәптә узды.
    Тантана хуҗаларын район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады.
    - Сезнең Җиңүгә керткән өлешегез, сугыш елларындагы фидакарь хезмәтегез бәһасез, - диде Валерий Сергеевич. - Сез шинельләр кимәдегез, еш кына ялангач та йөрдегез, ләкин тылда батырлык күрсәттегез, барлык кыенлыкларны сабырлык белән кичердегез.
    Валерий Чершинцев рәхмәт сүзләре белән һәр ветеранга лаеклы бүләкләр тапшырды. Любовь Иконникова җавап итеп шигырь укыды.
    - Сугыш чорында мин Бондюг балалар йортында эшләдем, анда эвакуацияләнгән сабыйлар да күп иде. Һәркайсына җылы сүзләр табарга тырыштым. Әти-әниләре килгәч, ихластан шатландым. Кызганычка каршы, балаларның барысын да ала алмадылар, күпләрен сугыш ятим итте, - дип сөйли Любовь Аркадьевна. - Хәзер оныкчыгым Виталий армиядә, аның өчен дә дулкынланам, дөньялар тыныч түгел бит...
    Файдә Асадуллинага 84 яшь. Ул балачагын күз яшьләре белән искә төшерә.
    - Без кырда эшләдек, колхоз сыерларын көттек, кичләрен оекбаш бәйли, тәмәке янчыклары тегә идек. Безнең Песәй авылында хәтта әсир немецлар да яшәде.
    Файдә Галәбиевна 1957 елдан Менделеевскида кече кызы гаиләсендә яши.
    - Оныкларым уңышлары белән шатландыра, - дип дәвам итә ветеран. - Ә мин алар беркайчан да сугышларны күрмәсеннәр иде дип Ходайдан сорыйм.
    Мәктәп педагоглары һәм укучылар кунаклар өчен концерт номерлары әзерләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: