Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Шофёр-янгын сүндерүче

    Янгын сүндерүчеләр көне алдыннан 86 нчы часть җитәкчелеге тәкъдиме белән без ут сүндерү машинасын йөртү буенча инструктор 39 яшьлек Рөстәм Садриев белән очраштык. - Янгын службасында 2001 елдан эшли. Хезмәт сөючән, җаваплы, чын профессионал, барлык янгын сүндерү автомобильләрендә эшләүгә рөхсәт алды, - дип билгеләп үтте Менделеевск гарнизоны начальнигы Александр Балясов....

    Янгын сүндерүчеләр көне алдыннан 86 нчы часть җитәкчелеге тәкъдиме белән без ут сүндерү машинасын йөртү буенча инструктор 39 яшьлек Рөстәм Садриев белән очраштык.
    - Янгын службасында 2001 елдан эшли. Хезмәт сөючән, җаваплы, чын профессионал, барлык янгын сүндерү автомобильләрендә эшләүгә рөхсәт алды, - дип билгеләп үтте Менделеевск гарнизоны начальнигы Александр Балясов. - Автобаскычка беркетелгән, аңа техник хезмәт күрсәтүне сыйфатлы башкара.
    - Эшем бик кызыклы, үзенчәлекле, - дип сөйли Рөстәм. - Мөслим районы Каенсаз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 94 нче һөнәр училищесында шофёрлыкка укыдым, шуннан бирле руль артында. Түбән Новгородта хәрби хезмәттә дә шофёр булдым.
    Рөстәмнең йөртү стажы 1993 елдан исәпләнә, язмабыз герое 20 елдан артык машина руле артында. 1997 елдан Менделеевскида яши. Хатыны да шул авылдан. Розалия - үзәк больницаның гинекология бүлеге шәфкать туташы. Кызлары Айсылу үсеп килә, туган авыллары Каенсазга әти-әниләре янына еш кайталар.
    Роза Булатова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: