Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр белән чәршәмбе өмәсенә

Быел беренче мәртәбә оештырылган өмәгә предприятие, оешма, учреждениеләрдән йөзләгән хезмәткәр чыкты. Кар эри башлауга, кыш буена җыелган чүп-чар күренә башлады. Бигрәк тә шәһәрнең үзәк урамнарында. "Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәнге сигез тулганчы өмәгә чыктылар. Хатын-кызлар Мәңгелек ут яны территориясен себерделәр. Коммуналь служба хезмәткәрләре бу урынны даими җыештыралар, шунлыктан чүп...

Быел беренче мәртәбә оештырылган өмәгә предприятие, оешма, учреждениеләрдән йөзләгән хезмәткәр чыкты.
Кар эри башлауга, кыш буена җыелган чүп-чар күренә башлады. Бигрәк тә шәһәрнең үзәк урамнарында.
"Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәнге сигез тулганчы өмәгә чыктылар. Хатын-кызлар Мәңгелек ут яны территориясен себерделәр. Коммуналь служба хезмәткәрләре бу урынны даими җыештыралар, шунлыктан чүп бик күп түгел.
- Безнең ишегалды себерүче һәр көнне диярлек бер капчык чүп-чар җыя, - диләр Анна Арсланова һәм Надежда Горшкова.
Ир-егетләр бина артындагы карны аталар. Бу якка кояш төшми, шунлыктан анда кар озак ята. Эшчәнлек төрен үзгәртү артистларны куркытмады.
- Яхшы зарядка, - дип елмая Виктор Никифоров. - Хәтерлисезме, теге кинофильмдагы кебек: "Гел кабинет та, кабинет!" Без күп вакытны иҗади эзләнүдә үткәрәбез, ә монда эшчәнлек төрен үзгәрттек.
- Кем шәһәрдә яши, шул аның турында кайгыртырга да тиеш, - дип билгеләп үтә Владимир Горшков. - Читтән килеп безнең өчен беркем дә җыештырмас.
- Булачак өмәгә коллектив аңлау һәм энтузиазм белән кереште, - диде Ленар Хәмидуллин.
"Менделеевск" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре дә коллектив белән чәршәмбе өмәсенә чыкты һәм бер сәгать эчендә үз территорияләрен чистартып өлгерде. Өелеп торган карны тараттылар, нигездә Фомин урамының 20 нче йортында яшәүчеләр балконнарыннан ташлаган чүп-чарны җыештырдылар.
Рейд барышында тагын мәгариф, статистика бүлеге хезмәткәрләрен, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләрен очраттык, алар Фомин урамының уң ягында тәртип урнаштырдылар.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Шђџђр