Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр буйлап йөрүләр: уңай якка үзгәрешләр бар

Дүшәмбе көнне газетабызның иҗат төркеме шәһәр буенча чираттагы рейдка чыкты. Маршрутыбыз үтә торган Октябрьская урамы безне чисталык белән каршы алды. Газоннардагы сусыл яшел үлән күзне иркәли. Әмма чәчәкләр ничек булмаган, һаман да юк. Вазаларда чүп үләне үсә. Киләсе елга аларга чәчәк утыртылыр дигән ышаныч бар. Безнең игътибарны ике катлы йорт...

Дүшәмбе көнне газетабызның иҗат төркеме шәһәр буенча чираттагы рейдка чыкты.
Маршрутыбыз үтә торган Октябрьская урамы безне чисталык белән каршы алды. Газоннардагы сусыл яшел үлән күзне иркәли. Әмма чәчәкләр ничек булмаган, һаман да юк. Вазаларда чүп үләне үсә. Киләсе елга аларга чәчәк утыртылыр дигән ышаныч бар.
Безнең игътибарны ике катлы йорт янында үскән тирәк агачы җәлеп итте. Давыл вакытында, күрәсең, зур ботагы сынган, корган һәм юл кырына асылынып төшкән. Аны кисеп алырга кирәктер инде. Ләкин шунысын да билгеләргә кирәк, шушы көннәрдә Фомин, Химиклар һәм башка урамнарда карт агачлар һәм ботаклар киселде.
Ике катлы универмаг кибете янында күз явын алырлык ике чәчәк түтәленә тап булдык. "Юность" район мәдәният йорты янында петуньялар белән зиннәтле вазалар да күңелгә шатлык өсти, "Скарлетт" кибете территориясе елдан-ел матурая.
Кунакханә янында чәчәк түтәлләренә карап сокланырга була, ләкин янәшәдә этләр өере күренә.
- Этләрне фотога төшерәсезме? Редакциягә күптән моның белән шөгыльләнергә вакыт, - ди әмер биргән тон белән узып баручы хатын.
Төшке аштан соң Геройлар аллеясында халык күбәя. Балаларын иярткән әти-әниләр, әби-бабайлар, яшүсмерләр иртән җыештырылган тротуар буйлап йөриләр. Анда эш тә кайный. "Комфорт Успех+" предприятиесе хезмәткәрләре тракторга агач ботаклары һәм чүп-чар төйи. Ләкин! Якындагы эскәмиядә бер ир белән хатын-кыз сыра эчеп утыра. Ә без, самимилектән, мондый күренешне кичке якта гына күзәтергә була дип уйладык.
Аннан сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә таба юнәлдек. Монда да җыештырылган икәнлеге күренә. Юбилейная урамындагы яңа аллеяда да булдык. Анда брусчатка салынган, "кесә" итеп калдырылган урыннарга туфрак җәелгән. Дөрес, әле биредә эш тәмамланмаган.
Шунда ук алма җыючы малайларны очраттык. Алар безгә авыз итәргә алма биреп, телевизордан үзләрен күрсәтүләре турында кызыксындылар.
- Сез чүпләрегезне кайда ташлыйсыз? - дип сорыйбыз алардан.
- Чүп савытына, билгеле, - ди араларыннан берсе һәм, сүзләрен җөпләп, туңдырма кәгазен кесәсенә сала.
- Әти-әниләребез шулай өйрәтте, мәктәптә дә, без булган Социаль яклау идарәсендә дә шулай әйтәләр, - дип раслыйлар яңа танышларыбыз. - Әгәр савыт булмаса, чүпне җыябыз һәм аннан махсус урынга ташлыйбыз, шәһәрне чүпләргә ярамаганын беләбез.
Химиклар аллеясына юл алабыз. Гаҗәпләнүебезгә каршы, монда да чагыштырмача чиста. Як-якка карыйбыз. Эскәмияләрнең берсендә әбиләр күгәрченнәр ашата. Ерак түгел яшь кызлар музыка тыңлап утыра. Алар янына киләбез.
Виталия Переина һәм Ангелина Гасанова фикеренчә, әгәр һәр кеше үз шәһәрен яратса һәм гомуми билгеләнгән кагыйдәләрне үтәсә: чүпләрен урнага салса, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланмаса, Менделеевск шәһәре чистарак булыр иде. Әмма моңа ничек ирешергә - кызлар әлегә белмиләр.
- Тәүлекнең якты вакытында гына чиста, - диләр хезмәт ветераннары, Профсоюзная урамының 4 нче йортында яшәүче Флёра Видяйкина һәм Рәшидә Шәфыйкова. - Ә кичләрен аллея шешәләргә күмелә. Рейдлар оештырырга, берничә кешегә штраф салырга кирәк, башкалар бәлки уйланыр иде.
- Бәлки эскәмияләрне ватмый башларлар, калган яктырткычларны төзек хәлдә саклап калу мөмкин булыр, без дә яхшыга өметләнәбез.
Алга таба китәбез. Асфальтта балалар ясаган күңелле рәсемнәр очрый. Яшь рәссамнар үзләре күренми, ерак түгел куаклар арасында берничә пар балалар аяк киеме күзгә чалына. Соңрак белүебезчә, кызлар "әбиемнең ыштаны" уенын уйныйлар икән. Кристина уен шартын аңлата: кем беренче булып көлә, шуның аяк киемен алалар. Хәзер инде без эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлыйбыз. Әмма уенда катнашу тәкъдименнән баш тартабыз. Кристина артыннан куак арасыннан яланаяклы сандалийлар ияләре чыгалар. Кызлар якын-тирәдәге йортларда яшиләр, шәһәрдә иң популяр балалар мәйданчыгына уйнарга килгәннәр икән. Янәшәдә аңа лаеклы альтернатива юк.
Бала-чага белән саубуллашып, редакциягә кайтабыз. Юлда Фомин урамында тагын бер тракторны очратабыз. "Комфорт Успех+" хезмәткәрләре территорияне артык агач һәм ботаклардан арындыралар.
Безнең рейд көндезге сәгатьләрдә, коммуналь хезмәткәрләр чүп-чарны җыйган, даими чүпләүчеләр әле урамга чыгып өлгермәгән вакытта үтте. Чираттагы рейдны кичке вакытта оештырырга уйлыйбыз.
Менделеевлылар да проблемага игътибар итсеннәр иде, чөнки чисталык һәм тәртипне озак вакыт сакларга, берничә минутта юкка чыгарырга да мөмкин. Барысы да һәркайсыбызның никадәр дәрәҗәдә үз шәһәребезне яратуына бәйле.
Вәсилә Мортазина
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Авторлар фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљзеклђндерњ