Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр ишегаллары тәртиптә булачак

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин гражданнарны кабул итте.

Очрашуда Чоловский,2 урамы буенча ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе каралды. Эшләр «Безнең ишегалды» программасы кысаларында алып барылачак, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Менделеевскида 15 объектны төзекләндерү планлаштырыла, шуларның алтысы бүгенге көндә расланган. Өч елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 80 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Программа барышында йорт яны территорияләрен киңәйтү, парковка урыннарын арттыру, тротуарлар һәм яктырткычлар булдыру, кече архитектура формаларын урнаштыру, күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев