Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр көнендә Менделеевск WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча Чемпионат әләмен каршылады

Район буенча дөньяви хәрәкәт талисманнары Алтын һәм Алмаз белән делегация сәяхәте барышын Евгения Кожеева күзәтте.

Казан кунакларының программасы бай булды. Көн дәвамында алар Менделеевскиның берничә мәйданчыгында булдылар. Район вәкилләре әләмне «Менделеевск» стеласы янында каршы алдылар, ул Яр Чаллыга барасы юл буенда урнашкан.

1 нче пункт
Әләмне иң беренче «Аммоний» заводына алып килделәр. Кунаклар өчен предприятие территориясе буйлап экскурсия үткәрелде. Алар якыннан Россиядәге зур заводларның берсенең эшчәнлеге белән таныштылар. Дөньяви хәрәкәт әләмен алып бару хокукы Денис Артамонов һәм Руслан Идрисовка бирелде. Берсендә Чемпионат узган илләрнең билгеләре урнаштырылды. Икенчесендә – Татарстан районнары һәм шәһәрләре гербларының билгеләре.

2 нче пункт
«Ушковлар утраулары» икенче мәйданчык булды. Ул вакытта паркта «Бал спасы» халык күңел ачулары башланды. WorldSkills Kazan 2019 талисманнары Алтын һәм Алмаз шәһәрлеләргә әләмнәр өләштеләр, алар белән фотога төштеләр.

– Чемпионат турында күп укыдым, – дип билгеләде шәһәрле Елена. – Аның 22 августта Казанда старт алачагын беләм. Катнашучылар һөнәрләрнең алты блогы буенча ярышачаклар: төзелеш тармагы, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәүдә производствосы, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү. Кызым белән фотога төшәргә телим, ләкин үзегез күрәсез теләүчеләр күп.
Чынлап та, тарихи мизгелне фотога төшерергә теләүчеләр бихисап булды. Алар таралмадылар.

– Безнең завод делегациясе Чемпионат ачылуга барачак, – дип ассызыклады Рәйхан Сабирҗанов. – Кызыклы булыр дип ышанам. Аннан алган тәэсирләр белән сезнең ресурслар аша уртаклашырбыз.

3 нче пункт
Район территориясенә әләм китерү тантансы кичен булды. 45 нче WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре рәсми билге белән Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында аларны түземсезлек белән көттеләр. Талисманнар Алтын һәм Алмаздан әләмне район башлыгы Валерий Чершинцев, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова алдылар.

– Дөнья масштабындагы эстафетаны истәлекле бәйрәм көнендә алу – Менделеевск өчен зур дәрәҗә. Эшче һөнәрләр ихтыяҗлы. Алар – безнең киләчәгебез, – дип белдерде район башлыгы Валерий Чершинцев.

Сәламләү сүзләреннән соң Валерий Сергеевич әләмгә, эстафета узуын белдерүче билгене, Менделеевск районы гербын беркетте.

WorldSkills International – халыкара хәрәкәт, аның максаты эшче һөнәрләрне популярлаштыру, бөтен ил буенча һөнәри әзерлек һәм квалификациянең статусын һәм стандартларын күтәрү. РФ 2012 елда WorldSkills халыкара хәрәкәтенә кушылды. Россиядә хәрәкәт барлык 85 регионны да колачлый һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты 22-27 августта узачак. Казан 2015 елның августында Сан-Паулудагы WorldSkills International генассамблеясында чемпионат үткәрү шәһәре дип табылды.

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев