Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Приваловның 2012 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында отчет доклады

Узган 2012 ел республика һәм район тормышында мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Узган елга нәтиҗә ясаганда мин үземнең Менделеевск районындагы эшчәнлегемә дә йомгак ясыйм. Районны җитәкләвемә бер ел. Команда эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре 2012 ел башында билгеләнде. Узган елда район үсешенең төп юнәлешләрен билгеләүче мөһим вакыйгалардан башлыйм: 1. Россия Федерациясе Президентын...

Узган 2012 ел республика һәм район тормышында мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Узган елга нәтиҗә ясаганда мин үземнең Менделеевск районындагы эшчәнлегемә дә йомгак ясыйм. Районны җитәкләвемә бер ел. Команда эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре 2012 ел башында билгеләнде.
Узган елда район үсешенең төп юнәлешләрен билгеләүче мөһим вакыйгалардан башлыйм:
1. Россия Федерациясе Президентын һәм өстәмә муниципаль сайлауларда менделеевлылар илебезнең алга таба үсешенең гамәлдәге курсына тулы ышаныч белдерделәр.
2. Узган ел район тарихына "Аммоний" ААҖ минераль ашлама җитештерү буенча югары технологияле комплексның масштаблы төзелешен башлау елы буларак керде.
3. Л.А.Карпов исмендәге химия заводының промышленность мәйданнары базасында "Менделеевск" индустриаль паркын төзү турында килешүгә ирешелде.
4. 2012 ел - Менделеевск шәһәренең 45 еллыгы, шунысы истәлекле, Тарихи-мәдәни мирас елында Бондюг җиренең данлы тарихын саклау һәм мәңгеләштерү буенча күләмле эш башкардык.
Узган елның икътисадый үсеш елы булуын, барлык макроикътисадый күрсәткечләр буенча фаразлауларның гамәлгә ашуын билгеләп китүе куанычлы. Промышленность җитештерүе арту, инвестицион ихтыяҗлар дәрәҗәсе күтәрелү, халыкның керемнәре үсүнең уңай тенденциясен билгеләп үтәргә кирәк.
Промышленность
Район икътисадын тарихи яктан җитештерүнең промышленность секторы билгели. Узган елда промышленность предприятиеләре 4,5 млрд. сумлык товар төяде, эш һәм хезмәтләр күрсәтте. Шәһәр төзелеше белән бәйле предприятиеләр промышленность җитештерүенең нигезен тәшкил иттеләр: "Менделеевсказот" ҖЧҖ өлешенә - 63%, Карпов исемендәге химия заводына 25 процент туры килә. Ел нәтиҗәләре буенча промышленность җитештерүе индексы 2011 ел белән чагыштырганда 105,2 процентка җитте. "Менделеевсказот" предприятиесендә 2,9 млрд. сумга (узган ел белән чагыштырганда 129%) 300 мең тоннадан артык продукция җитештерелде, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ - 1,1 млрд. сумлык (114%).
"Кама-Сакс" предприятисе 2012 елда 130 млн. сумлык промышленность продукциясе җитештерде үсеш 5,3 процент. Менделеевск икмәк заводы 37,1 млн. сумга продукция җитештерде һәм сатты, үсеш 3,3%. "Ижевский источник" предприятиесе 2012 елда 24,7 млн. сумлык минераль су җитештерде, 2011 ел белән чагыштырма - 15,4%.
Хәзерге шартларда икътисадның төп бурычы диверсификацияләнгән икътисадка нигезләнгән промышленность структурасын үзгәртү. Бүген без район территориясендә күләмле проект - "Менделеевск" индустриаль паркын булдыруны гамәлгә ашыру белән җентекле шөгыльләнәбез. Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов безнең планны хуплады. 2013 елда 145 еллыгын билгеләп үтәчәк Россия химия индустриясенең иң борынгы заводы - Карпов исмендәге химия заводы территориясе проектны җәелдерү мәйданчыгы итеп билгеләнде. Предприятиенең промышленность һәм кадрлар потенциалы, отышлы урнашуы һәм үсеш алган инфраструктурасы - болар барысы да проектның перспективалы һәм икътисадый нәтиҗәле булуын дәлилли. Ниятләгәнне гамәлгә ашырачагыбызга шик юк. Завод тарихы үзе дә буш җирдән башланган, Ушковлар үз вакыты өчен алдынгы җитештерүне күтәрәләр, бу Европа җитештерүчеләрен кысрыклауга сәбәпче була. "Коммерсант" күренекле басмасы журналистлары, безнең тарихны өйрәнеп, болай дип билгелиләр: "Әгәр революциягә кадәр "инновацион" төшенчәсе кулланылган булса, ул Бондюг химия заводының сәясәтен төгәлрәк билгеләр иде". Күп технологияләр нәкъ менәбиредә беренче тапкыр кулланылды. Югары технологияле җитештерү белән заводлылардан тыш тагын кем шөгыльләнер!.
Инвестицияләр
Район икътисадының алга таба төп үзгәрешенең нигезе булып инвестицияләр тора. 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтигында "Җан башына исәпләгәндә төп капиталда инвестицияләр күрсәткече буенча Менделеевск районы республикада беренче урынны били, ул 561,7 мең сум (республикада уртача күрсәткеч - 29,5 мең сум). 18,7 млрд. сумлык гомуми инвестициянең төп өлеше - 11,3 млрд. сумы "Аммоний" ААҖ исәбенә туры килә. "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү буенча комплекс төзелешенә без зур өметләр баглыйбыз. Проектны гамәлгә ашыру районның конкурентлылыгын арттыра. 2015 елда заводны куллануга тапшыру белән җитештерелгән продукция күләмен 2 мәртәбә арттыру һәм 2012 ел дәрәҗәсенә 212 процентка җитештерү көтелә.
Эшмәкәрлек
Эшмәкәрлек үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру муниципалитет эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып кала. Әлеге секторның өлеше районның тулай продукты өлешендә 17,2 процент. 2015 елга 20 процентка җитәр дип фаразлана.
Районда 893 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шулардан 639ы - шәхси эшмәкәр. Бизнес структурасыннан күренгәнчә, кече бизнес күбесенчә сәүдә һәм арадашчы хезмәтләренә ориентлаша. Төп бурыч - бизнеска инновацион юнәлеш бирү. Интеллектуаль һәм иҗади хезмәт эшмәкәрлек структурасында күләмле өлеш алып торырга тиеш.
Грантлар формасында дәүләт ярдәме - бизнес өчен кызыклы һәм табышлы тәкъдимнәрнең берсе. Кызганычка каршы, 5 эшмәкәр генә "Лизинг-грант" иясе булды, гомуми сумма 5 млн. 400 мең сумга җитә. Безгә бизнес җәмгыятенең активлыгын күтәрү буенча максатчан эшләргә бизнеска инвестицияләрнең системалы агышын тәэмин итәргә кирәк.
Реаль сектор белән беррәттән икътисадый үсешкә кулланучылар секторы да мөһим йогынты ясый. Сәүдә халык иминлеге дәрәҗәсен яктыртучы барометр ролен үти. 2012 елда ваклап сату буенча товар әйләнеше күләме 1,4 млрд. сумга җитте, 2011 ел белән чагыштырганда чагыштырмача бәяләрдә 106 процент тәшкил итә.
Узган елда "Тәмле", "Альпари" челтәрле кибетләре ачылды, шәхси эшмәкәрләр авыл җирлегендә - 4 һәм шәһәрдә 3 кибет ачтылар.
Гомумтуклану предприятиеләрендә товар әйләнеше алдагы ел белән чагыштырганда 65,4 процентка артты һәм 91,5 млн. сумга җитте, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү күләме 40 процентка артты һәм 42,3 млн. сум булды.
Агропромышленность комплексы
Агропромышленность комплексы элеккечә икътисадның мөһим өлешен тәшкил итә.
Гамәлдәге бәяләрдә авыл хуҗалыгының тулай продукция күләме 426,8 млн. тәшкил итте, 2011 елга 117%.
Мөгезле эре терлекнең баш саны 5737 данә, 2011 ел белән чагыштырма - 100%, шул исәптән 2241 баш сыер. 8 процентка артыграк сөт җитештерелгән - 9324 тонна, суярга сатылган терлек һәм кош - 759 тонна. 1 сыердан савылган сөт күләме 16 процентка артты һәм 4312 килограмм тәшкил итте.
2012 елда акчалата керем 13 процентка артты һәм 212,4 млн. сум булды. Әмма бер гектар чәчүлек җиргә исәпләгәндә бу күрсәткеч республиканыкыннан түбәнрәк - нибары 6,5 мең сум (республикада 13 мең сум).
Уртача айлык хезмәт хакы 9224 сум, үсеш - 15 процент. Шулай ук чагыштырмача түбән, республикада - 12 мең сум.
Һава шартлары катлаулы булганлыктан, 2012 елда җыеп алынган ашлык 13 мең тонна, 2011 елда 23 мең тонна. Корылык нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре керемсез калды һәм финанс хәлләре катлауланды. Килгән зыян 40 млн. сум тәшкил итә, ә бу средстволар кредиторлык бурычын түләүгә тотылыр иде.
Хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булу, квалификацияле кадрлар һәм заманча техника җитешмәү район хуҗалыкларында төп проблема булып кала. Энергия ресурсларын саклау технологиясе тулы күләмдә кулланылмый. 1200 савым сыерына сөт комплексы төзүгә "Регионнар - тотрыклы үсеш" конкурсында актив катнашу билгеләнгән проблемаларның бер өлешен хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Терлекче хезмәте яшьләр мавыгырлык булырга тиеш!
2012 елда "Эш башлаучы фермаларга ярдәм", "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" республика программалары буенча 6 крестьян-фермер хуҗалыгы 12 миллион сумнан артык ярдәм алды. 2013 елда 10 дәгъва белдерүче билгеле.
Камай авылында 1 гаилә фермасы төзелде, Әтәстә тагын берәү төзелә. 2013 елда 5 гаилә ферма төзергә ниятли.
"Лизинг-грант" буенча район фермерлары 3 МТЗ-82 тракторы сатып алды, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы лизингка техника сатып алган акчаларын кире кайтарды. 886 шәхси хуҗалык 211 млн. 700 мең сумга кредит һәм 19 млн. сумга субсидия алды.
"Яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча 67 йорт төзелешенә 53 млн. сумга субсидия бирелде. 6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды. 16 яшь гаилә торак төзүгә чират тора.
Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм авыл халкында өмет уята һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешен стимуллаштыра.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру икътисадый үсеше темпларын фаразлауны тәэмин итүнең төп шарты булып тора. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү һәм җитештерүне модернизацияләүдән башка бу мөмкин түгел. Хуҗалык итүнең барлык төрендәге оешмалар җитәкчеләре әлеге чараларны тормышка ашыруда кирәкле чаралар күрергә тиеш.
Инфраструктураны үстерү
Районның бизнес ягыннан җәлеп ителешен күтәрү җитештерүдә эшләүче кешеләрнең тормышы һәм ялы өчен уңайлы мохит булдыру белән бәйле. Бу, беренче чиратта, инфраструктураны үстерү, уңайлыклы торак төзү һәм социаль-көнкүреш объектларын норматив хәлгә китерү.
2012 елда төзелеш эшләре күләме чагыштырма бәяләрдә 2011 ел белән чагыштырганда 137,9 процентка артты һәм 158 млн. сум булды. 25,2 мең кв. м. торак куллануга тапшырылды, 2011 ел белән чагыштырма - 277%.
Капиталь ремонт программасы буенча 37,2 млн. сум үзләштерелде. 37,5 мең кв. м. торак фондына ремонттан калган җитешсезлекләр бетерелде һәм 3 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонтланды.
Шәһәрнең Набережная һәм Яшьләр урамнарында 8,3 млн. сумга су һәм газ белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. "Чиста су" программасы буенча авыллар торак пунктларында су белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә: Абалач, Камай һәм Илнәт авылларында 10 млн. сумлык эш башкарылды. Барлыгы 1,8 км урта басымлы газүткәргеч төзелде, 28 фатир газлаштырылды.
Район торак пунктларында 6,8 млн. сумлык һава линияләре капиталь ремонтланды, 3,8 км яңа линия сузылды, трансформатор подстанцияләре реконструкцияләнде.
13,7 км җепселле-оптик элемтә линиясе сузылды. Соңгы елларда Интернеттан файдаланучылар саны арта, портлар саны 4680, бу һәр алтынчы кеше дигән сүз.
Авыл җирендә социаль-мәдәни объектларны газлаштыру буенча зур эш башкарыла, бу максатларга республикадан 11,9 млн. сум бирелде. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен ремонтлауга өстәмә 10 миллион сум акча алынды.
Республика программасы буенча 6 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме нәтиҗәсендә Гассар исемендәге мәдәният сараенда капиталь ремонт башланды, бүгенге көндә түбә, фасад ремонтланды, тәрәзә һәм витражлар алыштырылды, концерт һәм бию залларын ремонтлау буенча эш бара, җылыту системасы тулаем алмаштырылды, 35 млн. сум үзләштерелде. Ремонтны төгәлләү өчен тагын 85 млн. сум кирәк.
Яңа объектлар
2012 ел социаль мөһим объектлар ачу белән истә калыр.
"Авыл клублары" президент программасы буенча Ижевка авылында мәдәният үзәге ачу аеруча әһәмияткә ия. Авылда моңа кадәр клуб булмаган, ә аңа быел 225 ел була. Авыл перспективалы, анда 1000 нән артык кеше яши, туучылар саны ел саен арта. Җирлек территориясендә "Ижминводы" курорты урнашкан, ул Менделеевск районы бренды булып тора. Хәзер авыл халкының үз талантларын үстерү генә түгел, аны илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларга күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Республика программасы, Президент һәм Хөкүмәт булышлыгы нәтиҗәсендә Песәй, Тойгуҗа авыллары халкы сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге алды - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Яңа ФАПларда эшләү, пациентларны кабул итү һәм кирәкле процедураларны үтәү өчен уңайлыклар бар.
2012 елның октябрендә Менделеевск шәһәрендә күпфункцияле үзәк ачылды. Үзәк "бер тәрәзә" принципы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итә. Үзәкне формалаштырганда без гражданнар ихтыяҗын өйрәндек һәм аларны бу бинада тәкъдим итәргә тырыштык. Бүгенге көндә күпфункцияле үзәк һәр көнне уртача 50-70 кеше кабул итә. Үзәк барлык федераль таләпләргә җавап бирә, хезмәтләр сыйфатлы һәм уңайлы шартларда күрсәтелә.
Татар Чаллысы һәм Монай халкы да узган елны истә калыдырыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелегенең аңлавы һәм ярдәме нәтиҗәсендә, күпфатирлы йортларда чистарту корылмалры урнаштыру буенча тиңе булмаган проект тормышка ашырылды. Беренче мәртәбә андый технология нәкъ менә безнең районнан торак секторында кулланылды. Бу максатка 6,5 млн. сум үзләштерелде.
Тихоновода һәм Татар Чаллысында яшәүчеләр өчен 2012 ел башка сәбәп белән истәлекле: күпфатирлы йортларда яшәүчеләр президент программасы буенча икеконтурлы котеллар урнаштыру белән җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителде.
Барлык менделеевлылар өчен тарихи истәлекле урыннарны торгызу буенча зур эш башкарылды - 20,2 млн. сумга Яңа Кокшан поселогына 3 км юл салынды, Ушков буасын торгызуга 6 млн. сум акча тотылды.
Ихластан билгеләп үтәм, узган елда транспорт инфраструктурасын үстерүгә игътибар артты: 25 млн. сумга авылларда 3,4 км юл ремонтланды, шәһәрдә - 20 млн. сумлык 2,6 км автомобиль юлы.
Торак-коммуналь хуҗалык
Торак-коммуналь сектор мәсьәләләренә аерым тукталасы килә. Бу өлкәгә "Татгазинвест" ЯАҖ керткән инвестицияләр нәтиҗәсендә халык яшәешен тәэмин итү системасының тотрыклы эшләвенә ирештек, өзеклекләр булса да, алар системалы түгел. Бүгенге көндә ОДН исәпләү җитди проблемага әйләнде. Бу - уртак борчу. Әйтергә кирәк, күрсәткечләр мактанырлык түгел: 70 процент йортта ОДН 20 проценттан артык, бүген бу күрсткеч йортларның 68%ын тәшкил итә. Республика җитәкчелеге йөкләмәсе буенча ноябрь аенда ЦЭСИ директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аның нәтиҗәсе: ОДН исәпләүнең югарылыгы - йортта яшәүчеләрнең шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен төгәл бирмәү нәтиҗәсе. Безгә кеше факторын максималь юк итәргә кирәк. Идарәче компанияләргә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белән берлектә рейдлар үткәү, җәмәгатьчелекне актив җәлеп итү, йорт комитетлары рәисләрен файдалну буенча эшне активлаштыу. Илдар Шәүкәтович, без микрорайоннарда территориаль иҗтимагый үзидарә советлары төзү кирәк дигән фикергә килдек. Кешеләрне яшәү урыны буенча берләштерү юлы белән халык белән нәтиҗәле кире элемтә урнаштырылачак, властьм диспетчерлык службасы төзү буенча эшлибез, аның төп бурычы - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә өзеклекләрне һәм җитешсезлекләрне барлау, тиз арада юк итү максатында бердәм мәгълүмат җыю. Гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборларын бердәм тулы диспетчерлаштыру планлаштырыла. Уртак тырышлык белән ОДН проблемасын хәл итәрбез дип ышанам.Торак-коммуналь хезмәтләргә халыкның бурычы зур суммада булу - тагын бер проблема. 2013 елның 1 гыйнварына бурыч күләме 47 миллион сумнан артып китә. Бурычны киметү буенча җитди чаралар күрелә. Ел дәвмында 10 миллион сумнан артык суммга 203 дәгъва гаризасы судка җибәрелде, 9,3 млн. сум түләтелде. Шунысы кызыклы, суд карары чыкканчы шул сумманың 7 млн. 140 мең сумы түләнде. Димәк, түләргә мөмкинлекләре бар. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Җирлекләр башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре үз хезмәткәрләре белән актив эшлиләр. Районда эшләүчеләрнең күбесе фатирга түләүне хезмәт хакыннан күчерә. Бу - уңайлы түләү формасы, вакытны экономияләү һәм вакытында түләү мөмкинлеге бирә.
Халык яшәеше сыйфаты
Халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү - беренче чираттагы бурыч. Болар - тормыш иминлеген билгеләүче төп күрсәткечләнр. Аның уңай динамикалы булуы шатландыра. Менделеевлыларның яшәеш сыйфаты арта. Кеше башына исәпләгәндә акчалата керем 9205 сумга кадәр күтәрелде (7,3%). Пенсиянең уртача күләме 10,5 процентка артты һәм 8470 сумга җитте. Уртача айлык хезмәт хакы үсте һәм 17429 сум тәшкил итте (2011 ел белән чагыштырганда 112 процент). Ел дәвамында хезмәт хакын тоткарлауга ирек куелмады.
Хезмәт базарында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен киметү тенденцисе сакланды. 2012 ел азагына эшсезләр саны 2,3 процентка кадәр кимеде (ел башында - 2,44%). Ләкин без "маятниклы" миграция проблемасы белән очраштык. Бүгенге көндә эшкә сәләтле 40 процент кеше читкә йөреп эшли.
Кадрлар белән эш
Безнең бурыч - яшьләрне җитештерү цехларына кире кайтару һәм, күрше регионнарда яшәүчеләрне кызыксындырып, үзебезгә җәлеп итү. Моның өчен югары технологияле җитештерүне үстерү, хезмәт хакын күтәрү кирәк. Икътисадтагы проектлар шушы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Җитештерүдә югары технологияләр куллану тиешле белгечләр әзерләүне таләп итә. Түбән Камада, Менделеевскида, "Алабуга" ирекле икътисадый зонасында яңа эре комплекслар төзү нәтиҗәсендә якын киләчәктә Кама буе зонасында өстәмә кадрларга кытлык туачак.
Менделеевск шәһәре территориясендәге 122 нче һөнәр училищесы 2013 елның гыйнварыннан Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы булды. Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсказот"ның җитештерү мәйданчыкларын, шулай ук индустриаль паркның резидентларын укыту процессында файдалану мөмкинлеге училищеда кадрлар әзерләү системасының өстенлеге булып тора. Студентлар укуларын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеге белән җитештерү практикасын үтү өчен вакытлыча эш урыны белән тәэмин ителәләр. Илдар Шәүкәтович, 122 нче һөнәр училищесының укыту базасын киңәйтүгә һәм студентлар өчен тулай торак төзүгә сезнең ярдәмегезне алырга теләр идек.
Профильле укытуны оештыру район мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген билгеләүче звено булып тора. Мондый мәгариф химик-биологик, табигый-фәнни, физика-математика, социаль-гуманитар юнәлешләр белән тәкъдим ителә.
Мәгариф
Узган елда мәгарифне финанслауга 284,2 млн. сум юнәлдерелде, бу районның тупланган бюджетының 58 процентын тәшкил итә. Бюджет чыгымнарын оптимальләштерү максатында 2013 елда авылларда 4 балалар бакчасын гомуми белем мәктәпләренә күчерү каралган, ул финанс чыгымнарын сизелерлек киметүгә китерәчәк. Балалар учреждениеләренә чиратны киметү өчен, 13 нче балалар бакчасын үзгәртеп кору, Тихоново һәм Ижевка бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу планлаштырыла. Бөрешле авыл җирлегендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ачу ихтыяҗы туды, бүген авылда 15 бала бакча көтә.
Белем сыйфаты мәгариф учреждениеләренең эшчәнлек дәрәҗәсен комплекслы характерлый. Соңгы елларда әлеге күрсәткечнең артуы күзәтелә: 2011 елда - 52%, 2012 елда 54 процентка кадәр. Өлгереш дәрәҗәсе даими: 99 %.
Барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Электрон мәгариф" проекты гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрдә компьютер класслары җиһазланган, Интернет челтәренә тоташтырылган.
Районның педагогия хезмәткәрләренең квалификациясе даими күтәрелә, ике укытучы "Алгарыш" программасы буенча грант алды һәм Англиядә стажҗировка үтте.
Мәктәпләрнең материаль-техник базасын ныгытудан башка мәгариф системасының киләчәктә стратегиясенен гамәлгә ашыруны күзаллап булмый. 2012 елда республика программасы буенча алты Советлар Союзы Герое укыган 4нче мәктәптә капиталь ремонт эшләнде. Президент һәм Хөкүмәт ярдәме белән Монаш урта мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, 10нчы балар бакчасы ремонтлады. Ләкин әле 10 авыл мәктәбенә капиталь ремонт кирәк, хөрмәтле Илдар Шәүкәтович, бу проблеманы хәл итүдә йогынты күрсәтүегезне үтенәбез.
Районда дәрестән соң эш һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча зур тәҗрибә тупланган. Балалар иҗат үзәгендә 1799 укучы шөгыльләнә, 58 процент тәшкил итә. БИҮ директоры Ә.Талыйпова "Киләчәк йолдызлары" өстәмә белем учреждениеләре конкурсында (Мәскәү) "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә 1 нче урын яулады, ә иҗат үзәге "Өстәмә белем бирүнең иң яхшы учреждениесе" номинациясендә 3 нче урын алды.
Мәдәният һәм ял
22 клуб учреждениесе, 22 китапаханә, Балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее халыкка культура-ял һәм агарту хезмәте күрсәтә. Районның мәдәният учреждениеләрендә "Халык" исемен яулаган 14 иҗади коллектив эшли. Соңгы елларда мәдәният учреждениеләре конкурсларда актив катнаша һәм грантка алган средстволарны милли-мәдәни традицияләрне яңартуга җәлеп итәләр. Мәсәлән, Иске Гришкин авылында икенче тапкыр республика керәшен мәдәнияте фестивале үткәрелде. Үзәк китапханә һәм Гассар исемендәге мәдәният йорты шулай ук грант алды.
Сәламәтлек саклау
Халык сәламәтлеге торышы бүгенгене һәм киләчәкне билгели. Физик һәм рухи яктан сәламәт кешеләр генә районның уңышлы үсешен тәэмин итә ала. Моның өчен дәвалау һәм профилактик чаралар сыйфатын яхшырту кирәк. Район үзәк больницасы, амбулатор-поликлиника службасы, авылларда 26 фельдшер-акушерлык пунктлары сәламәтлек сагында тора. Дәүләт гарантияләренең территориаль программасы 105,3 процентка үтәлде. Эшләүче гражданнарга өстәмә диспансеризация үткәрү 100 процентка үтәлде - 550 кеше тикшерелде.
Аналар үлеме очраклары теркәлмәде. 1000 кешегә исәпләгәндә үлүчеләр саны 2011 ел дәрәҗәсендә һәм 3,1 берәмлек тәшкил итте.
Квалификацияле табиблар җитешмәү җитди проблема булып кала, 10 мең кешегә исәпләгәндә табиблар белән тәэмин ителеш элеккечә түбән һәм 18,1 берәмлек тәшкил итә, урта медицина хезмәкәрләре белән тәэмин ителеш - 61,2 берәмлек.
2013 елга бурыч - поликлиниканы компьютерлаштыру, ул медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген бирәчәк.
Илдар Шәүкәтович, бүген без сезнең белән район үзәк больницасының кабул итү-диагностика бүлегендә булган. Үзгәртеп коруга 5,5 млн. сум сарыф ителде. Кабул итү бүлеген җиһазлауга, хирургия һәм реанимация бүлекләрен капиталь ремонтлауга тагын 35 млн. сум кирәк. Хөрмәтле Илдар Шәүкәтович, әлеге мәсьәләдә сезнец ярдәмгә өмет итәбез.
Районда халык сәламәтлеген ныгытуга барлык шартлар тудрылган. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта, 2012 елда аларның саны 8678 кеше (халыкның 29 проценты) булды. 109 төрле спорт объектларында 26 спорт төре буенча шөгыльләр үтә "Бердәм Россия" партиясе проекты буенча төзелгән "Нептун" бассейны һәм "Айсберг" боз сарае да шулар исәбендә. Спорт сараенда һәм "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионында 11 спорт төре буенча шөгыльләр үткәрелә. Озак еллар файдалану нәтиҗәсендә тузган стадионга үзгәртеп кору таләп ителә. Спорт объектларын норматив хәлгә китерү өчен 165 млн. сум кирәк. Универсиада-2013 якынлашыр алдыннан спорт сөючеләргә бу бик яхшы бүләк булыр иде.
Сәламәт яшәү рәвеше көндәлек нормага әйләнергә тиеш. Шунлыктан халыкның физик активлыгын күтәрү белән шөгыльләнергә, массалы спорт төрләренә җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен ишегалды мәйданчыкларын һәм яшәү урыны буенча активны максималь файдалану кирәк.
Районның төп байлыгы - аның кешеләре. Яшенә һәм социаль хәленә карамастан, һәр кеше үзен уңайлы һәм куркынычсыз тоярга тиеш. Без барлык кеше өчен тигез хокук һәм тигез мөмкинлекләр булдырырга, лаеклы шартлар тудырырга тиеш. "Уңайлы мохит" президент программасы буенча эш башкарыла: тротуарлар төзекләндерелә, торак йортларда һәм социаль билгеләнештәге объектларда кирәкле җиһазлар урнаштырыла һ.б.
Җинаятьләрне профилактикалау
Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күп көч юнәлдерелде. 2012 елга оператив хәлне анализлау күрсәткәнчә, җинаятьчелек үсешендә сизерлек тискәре тайпылышлар булмады.
Профилактика системасында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә җинаятьчелекне киметүгә ирешелде. 418 җинаять теркәлде, 2011 ел белән чагыштырганда 17,7 процентка кимрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачыклау яхшырды һәм 96,7 процентка җитте (ТР буенча - 61,7%).
Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек үсү борчу тудыра: 22 дән 27 очракка кадәр, шул ук вакытта 15 җинаятьне Чаллыдан бер яшүсмер кылган. Балаларның буш вакытларында мәшгульлеген игътибарга алып, барлык профилактика субъектларының уртак максатта эшчәнлеген көчәйтергә кирәк.
Җәмәгатьчелек профилактика системасында мөһим роль уйный, алар җинаятьнең әле сәбәпләре һәм шартлары гына булганда, башлангыч этапта эш итәләр. Шуның өчен дә хокук тәртибен саклауда кешеләр үзләре дә катнашырга тиеш. 1998 елдан районда ирекле халык дружинасы эшли, халыкны тәртип сагына җәлеп итә буенча тәҗрибә зур һәм аннан файдаланырга, иҗтимагый тәрбиячеләрне профилактик эшкә мөмкин кадәр ешрак җәлеп итәргә кирәк. Җирле үзидарә органнары үз территорияләрендә закончалыкны ныгытуда җәмәгатьчелек көчләрен тулы күләмдә файдалансыннар иде. Халыкның социаль кимсетелгән төркем кешеләренә ярдәм - социаль сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе. 2012 елда аерым категория гражданнарга барлык дәрәҗә бюджетлар хисабыннан 71 миллион сумнан артык социаль түләүләр һәм ташламалар бирелде. "Кайгырту" программасы буенча район бюджетыннан авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә 700 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәтелде.
Социаль яклау
Федераль программа гамәлгә кертелгәннән бирле 187 Бөек Ватан сугыш инвалиды һәм ветераны, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары торак алды.
Балаларга һәм гаиләгә ярдәм муниципалитет эшчәнлегендә үзенчәлекле урын алып торырга тиеш. Без "Россиядә һәр бала мөһим" партия проектын тулаем хуплыйбыз. Беренче чиратта, һәр балага тулы гаиләне саклап калуда ярдәм итү. Әгәр андый мөмкинлек юк иткән, яңа әти-әниләр табуда ярдәм итү. Без тәрбиягә бала алырга риза булганнарга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бүгенге көндә 19 гаиләдә тәрбиягә алган 44 бала үсә, опекун гаиләләрдә - 64 бала. Шул ук вакытта 31 бала "Кама таңнары" приютында яши, анда балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган. Әмма бернәрсә дә гаиләне алмаштыра алмый. Шуның өчен муниципаль дәрәҗәдә ятим балаларга ярдәм итү буенча проблемалы чараларны гамәлгә ашыру бик мөһим. Уллыкка һәм тәрбиягә бала алган кешеләр саны арту, караучысыз калган балаларның яшәеш дәрәҗәсен һәм социаль яраклашуын яхшырту зарур.
Күпбалалы гаиләләргә 275 җир участогы бирелде, яшәү урыны буенча җир биреп, барлык гаризаларны канәгатьләндерә алдык. Бүгенге көндә барлык җирлекләрдә демографик перспективаны исәпкә алып, резерв фонды булдырылды. Төп бурыч - территорияләрне төзекләндерү һәм үсешле социаль инфраструктураны булдыру.
Район бюджеты
Финанс ресурсларын бүлү һәм нәтиҗәле формалаштыру җирле үзидарә органнарының отышлы эшчәнлегенә бәйле. 2012 елда район бюджеты, элеккеге кебек, социаль юнәлешшле булды. Тупланган бюджет үтәлеше:
- керемнәр буенча 492,7 млн. сум план белән 98,5 процентка;
- чыгымнар буенча 508,5 млн. сум план белән 95,1 процентка, дефицит - 1,7 млн. сум. Гомуми керем базасында үз керемнәрнең чагыштырма авырлыгы - 54,7 процент.
Безнең бурыч - бюджетның балансланган булуын төгәл үтәү, бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәрен арттыру, аларның тупланыш дәрәҗәсен күтәрү, күпчелек җирлекләр бюджетларының керем базасын яхшырту өчен барысын да эшләү.
Власть һәм халыкның үзара мөнәсәбәте җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Нинди карашлы, фикерле булуга карамастан, һәр кешегә якын килү бурычы куела.
Соңгы елларда Интернет-ресурслар киң кулланыла. Интернет-кабул итү бүлмәсе, Твиттер аша һәр кеше район башлыгына, властьның башкарма органнарына мөрәҗәгать итә ала. 2012 елда 639 кеше район Советына мөрәҗәгать иткән, 238 кеше шәхси кабул ителгән. Сорауларның күбесе торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы - 215 мөрәҗәгать (33,6 %). Бу, иң элек, ОДН исәпләү белән бәйле. Юллар төзү һәм үзгәртеп кору, йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча үтенечләр саны артты.
2012 елда депутатлар корпусы эшчәнлеге районның социаль-икътисадый үсешен яхшыртуга юнәлдерелде. Бу максатта 2012 елда комплекслы район программалары эшләнде һәм кабул ителде. Район Советының 9 утырышы үткәрелде, анда 64 мәсьәлә каралды. Даими комитетлар тарафыннан халык яшәеше дәрәҗәсен яхшырту буенча 76 мәсьәлә каралды.
Районның социаль-икътисадый үсешен анализлау күрсәткәнчә, икътисадый потенциал зур, динамик үсеш өчен ныклы нигез салынган.
Бурычлар һәм перспективалар
2013 елда "Менделеевск" индустриаль паркында җитештерү егәрлекләре булдыру проектын тормышка ашыруга дәүләт һәм бюжеттан тыш средстволар җәлеп итү буенча күләмле эш башкарырга кирәк.
Халык өчен уңайлы һәм кулай мохит булдыру максатында мөһим чаралар планлаштырылды.
- уңайлы һәм алырлык торак төзү күләмен арттыру;
- президент программалары буенча социаль мөһим объектларны төзү һәм куллануга тапшыру;
- 1 нче мәктәпкә янкорма төзүне тәмамлау, Гассар исемендәге мәдәният сараенда һәм үзәк больницада капиталь ремонтны төгәлләү;
- күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау;
- киләчәктә районның транспорт инфраструктурасын камилләштерү;
- район торак пунктларын газ һәм су белән тәэмин итүне яхшырту буенча эшне дәвам итү.
Социаль өлкәдә, кадрлар сәясәтендә һәм агропромышленность секторында да кызыклы һәм перспективалы проектлар җитәрлек.
Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов безнең районга визиты вакытында: "Менделеевск шәһәренә яңа үсеш импульсы таләп ителә", - диде. Бүгенге көндә безнең амбициоз бурыч - районы икътисадый уңышлы итү. Моның өчен бездә шартлар җитәрлек. Иң мөһиме - искиткеч зур потенциал - ул менделеевлылар. Район күпмилләтле, эш сөючән, толерантлы, төрле милләт кешеләре дус-тату яшиләр.
Мин "Бондюг характеры" һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән тагын да зурак биеклекләргә, казанышларга ирешербез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары отчет доклады

2
X