Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Шәһәр һәм ял турында

    Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Күптән түгел безгә ерактан кунаклар кайтты. Бераз аралашып, чәй эчеп алганнан соң, шәһәр буйлап йөреп кайтырга ниятләдек. Геройлар Аллеясында булдык, Билгесез солдат һәйкәле янында басып тордык. Һәм шуның белән бетте! Кунакларга күрсәтергә башка истәлекле урыннар юк икән. Күрше Алабуга шәһәрендә яшәүчеләрдән көнләшеп куйдым, анда И.Шишкин, Н.Дурова, М.Цветаевага...

    Исәнмесез, хөрмәтле редакция!
    Күптән түгел безгә ерактан кунаклар кайтты. Бераз аралашып, чәй эчеп алганнан соң, шәһәр буйлап йөреп кайтырга ниятләдек. Геройлар Аллеясында булдык, Билгесез солдат һәйкәле янында басып тордык. Һәм шуның белән бетте! Кунакларга күрсәтергә башка истәлекле урыннар юк икән. Күрше Алабуга шәһәрендә яшәүчеләрдән көнләшеп куйдым, анда И.Шишкин, Н.Дурова, М.Цветаевага һәйкәлләр урнаштырылган, данлыклы Шишкин буалары бар, Бөтенроссия Спасс ярминкәсе уздырыла, ерак һәм якын чит илләрдән осталар җыела.
    Безнең шәһәрдә дә кул эшләре осталары аз түгел. Кемдер чигә, кемдер рәсем ясый, үз куллары белән йорт җиһазлары эшли. Ни өчен иҗади, инициативалы кешеләрнең эшләре күргәзмәсен даими оештырмаска? Безгә - шәһәрлеләргә, барыр җир, кунакларны йөртер урын булыр иде.
    Һәм тагын шуны әйтәсе килә. Шәһәрдә мәктәп укучыларының ялын оештыру урыннары бар: сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләргә буш вакытларында ни белән шөгыльләнергә? Алар өчен нинди дә булса түгәрәкләр эшлиме, бәйрәм көннәрендә дискотека гына оештырыламы? Алайса яшьләрнең шәһәрдә калмавына нигә гаҗәпләнергә?!
    Л.Сәхапова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: