Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр матурланды һәм чистарды

Узган җомгада иртәнге сәгать сигездән үк кулларына корал тоткан шәһәрлеләр себереп, тырмалап, казып үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерделәр. Өмәнең инициаторы - район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге район хакимияте. Валерий Сергеевич үзенең командасы белән Юбилейная урамында хезмәт куйды. Алар корыган ботакларны кистеләр, кыргый үсентеләрне чаптылар һәм җыелган чүпне шәһәр читенә чыгаруны...

Узган җомгада иртәнге сәгать сигездән үк кулларына корал тоткан шәһәрлеләр себереп, тырмалап, казып үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерделәр.
Өмәнең инициаторы - район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге район хакимияте. Валерий Сергеевич үзенең командасы белән Юбилейная урамында хезмәт куйды. Алар корыган ботакларны кистеләр, кыргый үсентеләрне чаптылар һәм җыелган чүпне шәһәр читенә чыгаруны оештырдылар.
- Эш фронты киң. Үз хезмәткәрләренең өмәдә катнашуын оештырган предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт, - диде баш архитектор Равил Хәбиров.
Шәһәр һәм химия заводы ветераннары советы активистлары Геройлар аллеясын тәртипкә китерделәр. Аларның энтузиазмына көнләшергә була иде.
Шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы, "Кама-Сакс", район электр челтәре, редакция, "Нептун" идарәче компаниясе вәкилләре тырышып хезмәт куйдылар. Берничә сәгать дәвамында зур эш башкарылды: корыган куаклар киселде, коелган яфраклар һәм көнкүреш калдыклары җыеп алынды, юл кырыйлары чистартылды. Сергей Поспелов җитәкчелегендәге сугышчы-интернационалистлар мемориал янын тәртипкә китерделәр.
Өмәдән мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да читтә калмады.
- Урамнар яктырып китте һәм яшәрде, - ди хезмәт ветераны Галина Полякова. - Иң мөһиме, боларның барысы да өлкәннәрдән үз шәһәреңне яратырга һәм сакларга өйрәнүче укучыларның актив ярдәме белән булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары өмә