Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Шәһәр шулай туды

    Алексей Николаевич Азин (бүгенге көндә мәрхүм) - мөһим тарихи мизгел - Менделеевск шәһәренең барлыкка килүе шаһиты була. Бондюг поселогы Советы секретаре буларак, 1966 елда ул Алабуга районының партия комитеты һәм район Советы башкарма комитеты утырышында расланган Бондюг поселогын Менделеевск шәһәре итеп үзгәртү турында карарны Казанга расларга илтә. Аның берничә ел...

    Алексей Николаевич Азин (бүгенге көндә мәрхүм) - мөһим тарихи мизгел - Менделеевск шәһәренең барлыкка килүе шаһиты була. Бондюг поселогы Советы секретаре буларак, 1966 елда ул Алабуга районының партия комитеты һәм район Советы башкарма комитеты утырышында расланган Бондюг поселогын Менделеевск шәһәре итеп үзгәртү турында карарны Казанга расларга илтә. Аның берничә ел элек район газетасына китергән хатирәләре укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
    Мин тумышым белән Бондюг егете. Язмыш шундый юмартлык күрсәтеп, нәкъ менә миңа шәһәребез туу турында документны беренче булып кулга алу хокукы бирер дип кем уйлар. Тормышым да башкаларныкыннан әлләни аермалы түгел сыман. 17 яшем тулар-тулмас армиягә алдылар. Дәһшәтле сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп узмады. 1944 елда азат итүче гаскәрләр составында Дунайга барып җиттек, Румынияне фашист илбасарлардан азат итүдә катнаштым. Демобилизацияләнгәч, башкалар кебек, эшли башладым. Әлбәттә инде, танылган Бондюг заводында. Сугыш истәлекләрдә һәм куркыныч төшләрдә генә калды. Сугыш турында тагын бер истәлек - Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
    Тыныч тормышка башым-аягым белән чумдым. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә эш җитәрлек иде. Ремонт-механика цехында берничә ел эшләгәч, спорт комитеты рәисе вазифасына күчтем. Оештыру сәләтемне күреп, миңа зур ышаныч белдерделәр, 1960 елда Бондюг поселок Советы секретаре йөкләмәләрен тапшырдылар.
    Без ул вакытта Миргазиз Зыятдинович Зыятдинов белән бергә эшләдек. Поселок советы Алабуга районы составына керә иде. Еш кына эш белән күрше регионнарга чыгарга туры килде. Кайвакыт поселокның уңышсыз сайланган (Бондюг) исеме көлке, я булмаса аңлашылмаучылык тудыра иде. Басымны дөрес куймыйлар һәм дөрес укымыйлар. Шул вакытта ук аның исемен үзгәртү турында фикер йөрде. Болардан тыш, поселокка шәһәр статусы бирү мәсьәләсе туды, аның 15000 нән артык халкы булу да шуны таләп итә иде. Һәм без М.Зыятдинов белән район Советы башкарма комитетының чираттагы утырышында поселок халкы исеменнән Бондюгка шәһәр статусы бирү һәм химия заводы консультанты, бөек рус галим-химигы Д.Менделеев исеме белән атау турында гариза белән чыктык. Алабуга районы партия комитеты бюросы һәм район Советы башкарма комитеты утырышында идеяне хупладылар һәм 1966 елның ноябрендә "Бондюг эшчеләр поселогын Менделеевск шәһәренә үзгәртү турында" уртак карар чыкты. Мин бу документны югары инстанциягә - Казанга раслатырга бардым.
    ТАССР Югары Советы Президиумының бу истәлекле утырышын әле дә хәтерлим. Чыгарылган карарны тикшереп һәм ризалык биреп, Президиум әгъзалары миңа котлау белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп, "Менделеевск шәһәре туу турында таныклык"ны кулга алган беренче кеше булдым. Аны шуннан соң Мәскәүгә расларга юлладык. 1967 елның 11 августында "Эшчеләр поселогын Менделеевск шәһәренә үзгәртү турында" РСФСР Югары Советы Президиумы указы чыкты. Шул көннән яңа шәһәрнең елъязмасы башланды.
    Бу мөһим вакыйга белән бәйле рәвештә элекке поселок белән идарә структурасы үзгәртелде. Халык депутатларының шәһәр Советы барлыкка килде. Штатта рәис, аның урынбасары, канцелярия эшләрен алып баручы һәм хәрби-исәп өстәле начальнигы булды. Чираттан тыш сессиядә депутатлар бертавыштан шәһәр Советы рәисе итеп М.Зыятдиновны сайладылар. Миңа урынбасар вазифасын тапшырдылар. Яңа шәһәрне төзекләндерергә кирәк иде. Бигрәк тә беренче ел авыр һәм киеренке булды. Финанслар җитмәү сәбәпле, чишмәләрне ремонтлый алдык. Юлларны хуҗалыклар хисабына ремонтладык.
    Икенче ел менделеевлылар өчен күпкә җиңелрәк булды. Күчерелгән акчаларга шәһәрдә, Гагарин урамында ике катлы йортлар төзедек. Л.Карпов исемендәге химия заводы да төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлады. Северная урамындагы ике күпкатлы йортны химиклар күтәрде. Аларда үзәк җылыту системасы да бар иде. Шулай итеп, авырлыкларны җиңеп, Менделеевск шәһәре киләчәккә ышанычлы адымнар ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: