Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр язны каршыларга җыена

"Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре Фомин урамын тәртипкә китерәләр, территорияне чистарталар, ботакларны кисәләр. Бар урында эш кайный. Участок мастеры Галина Панфилова сүзләренчә, аларның бригадасы Геройлар аллеясында, Химиклар һәм Тукай урамында булган инде. Участокта җиде кеше эшли, ике берәмлек техника җәлеп ителгән. - Безнең - коммуналчыларның эше ел әйләнәсендә, бигрәк тә яз...

"Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре Фомин урамын тәртипкә китерәләр, территорияне чистарталар, ботакларны кисәләр.
Бар урында эш кайный. Участок мастеры Галина Панфилова сүзләренчә, аларның бригадасы Геройлар аллеясында, Химиклар һәм Тукай урамында булган инде. Участокта җиде кеше эшли, ике берәмлек техника җәлеп ителгән.
- Безнең - коммуналчыларның эше ел әйләнәсендә, бигрәк тә яз көне күп була. Һәр кешенең шәһәрне чиста һәм җыештырылган итеп күрәсе килә, - ди мастер.
- Җыйган ботакларны кайда ташыйсыз? - дип кызыксынабыз.
- Җыелган чүп-чарны ташу белән "Экология" ҖЧҖ шөгыльләнә. Дөресен әйткәндә, кайда гына эшләсәк тә, бакчачылар яныбызга килеп, ботакларны казык ясарга алып бетерәләр, - дип елмая Галина Панфилова, - юкка әрәм булганчы, файдага китә.
Венера Әмирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Участок “Комфорт Успех+”