Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә Җиңү аллеясы барлыкка килде

Район җитәкчелеге, ветераннар Советы вәкилләре, шәһәрлеләр Җиңү юбилее хөрмәтенә аллеяда агачлар утырттылар.

Октябрьская урамында 75 юкәдән торган Җиңү аллеясы барлыкка килде. 3-4 метрлы үсентеләр шәһәргә ямь өстәде. Үзизоляция режимына да карамастан, муниципалитет халык иминлеге өчен эшләвен дәвам итә.

– Социаль объектлар төзү һәм ремонтлау дәвам итә, Җиңү көненә Мәңгелек ут мәйданын төзекләндерү бара, бу атнада юкәләр утырттык, – диде В.Чершинцев.

Юкә шәһәрләрне яшелләндерүдә, парклар һәм скверларны бизәүдә популяр агач булып тора. «Төзекләндерү» МУП директоры Рафаэль Сабитов сүзләренчә, үсентеләрне утырту күп тырышлык таләп итә. Агач үссен өчен 60 сантиметр тирәнлектә чокыр казыла, аның төбенә ашлама салына. Юкәнең тамыр системасын махсус саклагыч материал белән урыйлар, аннан соң чокырга урнаштырып, мул итеп су сибәләр.
Озакламый Җиңү аллеясы шәһәрлеләрнең яраткан ял урынына әверелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев