Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә халыкның район җитәкчелеге белән очрашуы буенча җыеннар уза

«Бондюжский» ТИС җыены 1 нче мәктәптә узды. Очрашу укучылар һәм территориаль-иҗтимагый үзидарә артистларының иҗат номерлары белән башланды.

Агымдагы елның сигез аенда «Бондюжский» ТИСендә башкарылган эшләр турында отчет белән рәис Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады. Коронавируска каршы вакцина ясату турында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.

— Массакүләм вакциналаштыру дәвам итә. Бүгенгә халыкның 50 проценты прививка ясаткан. КоВивак, Спутник-V һәм Спутник-лайт вакциналары белән прививка ясатырга мөмкин.

Социаль-икътисадый үсеш турында район башлыгы Валерий Чершинцев мәгълүмат бирде. ТИСлар активистлары актив тормыш позициясе һәм ТИС территориясен төзекләндерүдә катнашулары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җыелганнар шулай ук район башлыгына территориаль-иҗтимагый үзидарәсен үстерүдә актив ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу чәй табыны янында дәвам итте, Өлкәннәр айлыгы уңаеннан чакырылганнар хакимияттән истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X