Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Шәһәрдә һәм авылларда газ бирү вакытлыча туктатыла

    Менделеевскида һәм берничә торак пунктта газны өзәргә мөмкиннәр, дип яза муниципалитет сайты.

    Газның вакытлыча булмавы планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле. 13 һәм 14 июльләрдә иртәнге сәгать 8дә, 16, 17 июльләрдә 20 сәгатькә кадәр ремонт эшләре күздә тотыла. Бу Менделеевскига, Татар Чаллысы, Монай, Карман һәм Иске Гришкин авылларына кагыла. Ремонт эшләре тәмамлану белән, газ бирү эшләре җайга салыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: