Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә тимер юл вокзалын төзү планлаштырыла

Менделеевскида ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булды.

Шәһәрдә тимер юл вокзалы төзүне планлаштыралар. Бу турыда министр белән эшлекле очрашуда сөйләштеләр. Район башлыгы Валерий Чершинцев элеккеге вокзал мәйданын күрсәтте.

– Менделеевск станциясе аша Адлер-Пермь пассажир составлары уза. Шулай ук менделеевлылар поездда йөриләр һәм Яр Чаллыга баралар. Безнең шәһәргә яңа модернизацияле тимер юл станциясе кирәк, – дип ассызыклады Валерий Сергеевич.

Хәзер «Татарстан республикасында транспорт системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында елга янында урнашкан зур булмаган районнарда эш төркемен һәм су юлы транспортын булдыру буенча эш алып барыла.

Шуның өчен, якын көннәрдә Менделеевскида тимер юл вокзалы булырга мөмкин. Ул районда икътисадый үсеш өчен яңа шартлар булдыру һәм туристлык агымын җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X