Шәһәрем – алтын бишегем
25 августта Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Район үсешенә лаеклы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннары бәйрәм күрке булдылар. "Химик" стадионында оештырылган тантана предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең традицион парады белән башланды. "Кристалл", "Шаян" (С.Гассар ис. мәдәният сарае), "Шатлык" (балалар сәнгать мәктәбе), "Очарование", "Ассорти" (балалар иҗаты үзәге) бию...
25 августта Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Район үсешенә лаеклы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннары бәйрәм күрке булдылар. "Химик" стадионында оештырылган тантана предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең традицион парады белән башланды.
"Кристалл", "Шаян" (С.Гассар ис. мәдәният сарае), "Шатлык" (балалар сәнгать мәктәбе), "Очарование", "Ассорти" (балалар иҗаты үзәге) бию ансамбльләренең музыкаль композицияләре, шулай ук районның үзешчән сәнгать коллективлары, солистлар чыгышы менделеевлылар һәм шәһәребез кунаклары күңеленә онытылмаслык мизгелләр өстәде. Тирән эчтәлекле, очкынлы композициләрне ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре А.Рябова сәхнәгә куйды.
Шәһәрдә химия заводы үсешенә нигез салган Капитон Ушков һ.б.күренекле шәхесләр турында театральләштерелгән тамаша халыкның үткәнен күзалларга мөмкинлек бирде. "Сатори" һәм "Патриот" клубында тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
- Шәһәр тарихы химзаводлар белән бәйле. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, хезмәт сөйгән халкы бар. Менделеевлылар бәйрәмне хезмәт уңышлары белән каршылыйлар. Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын, - дип белдерде котлау чыгышында район җитәкчесе Игорь Привалов.
Республика һәм район әләмнәре күтәрелгәндә Татарстан Республикасы һәм Менделеевск районы гимннары яңгырады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов бүләкләү церемониясенә күчте. Районның социаль икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән һәм шәһәрнең 45 еллыгы уңаеннан хезмәт ветераннары Валентина Ильина һәм Ләздәт Фәйрушин Менделеевскиның Почетлы гражданнары исеменә лаек булдылар. Бу көнне район үсешенә зур өлеш керткән менделеевлылар башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталары, ТР министрлыкларының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Чара дәвамында 45 ел элек гаилә корган Нина Мефодьевна һәм Виктор Евгеньевич Родыгиннарга, яңа өйләнешүчеләр Татьяна Николаевна һәм Александр Сергеевич Овечкиннарга һ. б.ларга котлау сүзләре җиткерелде һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Районның киләчәге булган чыгарылыш һәм беренче сыйныф укучыларына зур өметләр багланды.
Шәһәрдәшләребезнең күбесе бәйрәм чарасы турындагы фикерләре белән уртаклашты:
- Елдан-ел зурая, матурлана барган шәһәребездә киләчәктә дә бергәләп яшәргә, бәйрәмнәрне бергәләп каршы алырга, сау-сәламәт булырга язсын, - дип иң изге теләкләрен белдерә шәһәрнең хөрмәтле хезмәт ветераны Т.Галеева.
- Шәһәр елдан-ел үсә, яңа йортлар калка, төзелешләр гөрли. Шунысы куанычлы, Менделеевскиның киләчәге бар. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт, - ди сугыш һәм хезмәт ветераны К.Мурин.
Эчке эшләр бүлеге ветераны В.Трапезников сүзләренчә, ул шәһәргә 1964 елда килгән, 30 ел хокук саклау өлкәсендә эшләгән.
- Бүгенге көндә дә кулдан килгәнчә хезмәтемне дәвам итәм. Шәһәребезне яратыгыз, яклагыз, саклагыз! - ди В.Трапезников.
- Ни өчен армрестлинг буенча хатын-кызларга призлар каралмаган, югыйсә гүзәл затларыбыз да бу уен белән мавыга бит. Бу - Алена Иванова фикере.
Бәйрәм көнне төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырган мәйданчыклар оештырылды, сәүдә нокталары халыкка хезмәт күрсәтте, балалар өчен аттракционнар эшләде.
Тантананың рәсми өлешен спорт уеннары һәм мәдәни чаралар алыштырды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кич белән Мәңгелек ут мәйданында район сәнгать осталары концерты һәм бәйрәм салюты булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9700
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.4000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11100
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика